КФУда үткән “Кәрия-Зәкәрия” халык уеннары бәйгесе чын милли рухта үтте

24 апрель көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Кәрия-Зәкәрия” халык уеннарына багышланган төбәкара фестивальнең йомгаклау этабы узды. Әлеге зур чара Россиядә театр елы игълан ителү уңаеннан һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында КФУ, АҖ “ТАТМЕДИА”, “Сәхнә” һәм “Салават күпере” журналлары редакцияләре белән берлектә уздырылды.

“Кәрия-Зәкәрия” фестивале татар халкының уеннарын, гореф-гадәтләрен саклауны, студентларны милли татар традицияләре белән тәрбияләүне максат итеп куя. Конкурсның кунагы – Татарстан Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева бәйгедә катнашучы студентларны халык мирасын киләчәк буынга тапшыручылар дип белдерде. “Салават күпере” һәм “Сәхнә” журналларының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр татар халкының гореф-гадәтләре әби-бабайларыбыздан калган иң зур хәзинә булуы турында әйтте: “Алар безне яшәтә, кеше итә. Әгәр шушы уеннарны уйнаган студент үз күңеле аша кичерә икән, ул аны беркайчан да онытмаячак”.

Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов фестивальне киләсе елларда мәктәп укучыларын да катнаштырып, ТР Мәгариф министрлыгы белән берлектә оештырылачагын әйтте. “Фестиваль мәйданы киңәер, катнашучылар артыр дип ышанып калабыз”, – дигән теләген әйтте Югары мәктәп деканы.

Әлеге бәйгенең йомгаклау этабында барлыгы 7 коллектив катнашты. “Сәхнә йолдызлары” номинациясендә Казан театр училищесы төркеме, “Ихлас” номинациясендә Казан педагогия көллияте, “Балкыш” номинациясендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Бәйрәм” коллективы, ә инде “Мирасны барлаучылар” номинациясендә КФУның Алабуга институты лауреат дипломына ия булдылар. Гран-прига Арча педагогия көллиятенең “Татар халык җәүһәрләре” һәм эчтәлек ягыннан иң матур дип табылган чыгыш өчен КФУның “Әллүки” коллективы лаек булды.

Апрель ае – татар халкы өчен бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне, Туган тел бәйрәмнәре белән кадерле. КФУда үткән “Кәрия-Зәкәрия” халык уеннары бәйгесе аңа милли татар рухын  өстәде.

Ләйсән САФИНА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.