КФУда Толстой елына йомгак ясыйлар

28 ноябрьдә КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе шоу-румында Татарстан Республикасында һәм КФУда Л.Толстой елы йомгакларына багышланган матбугат конференциясе үтәчәк. 

Матбугат очрашуының төп максаты — Л.Толстой иҗатының актуаль проблемалары турында фикер алышу, аның бүгенге дөньяда урынын билгеләү. Толстой елы кысаларында үткәрелгән чараларга йомгак ясау һәм киләсе чараларга анонс ясау.

Пресс-конференциядә галимнәр, ТР Хөкүмәте вәкилләре һәм җәмәгатьчелек катнашачак. Матбугат очрашуы кысаларында бөек язучы тормышының казан чорына багышланган документаль фильм тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш Татарстанда һәм Казан федераль университетында Л.Толстой елы уңаеннан 28-29 ноябрь көннәрендә Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында язучының тууына 190 ел тулуга багышланган «Лев Толстой: истоки и вехи творческого пути» дигән фәнни конференция үтәчәк. 

Татарстанда һәм КФУда Л.Толстой елын тантаналы йомгаклау 1 декабрьдә КФУның төп бинасында Император залында үтәчәк.