КФУда Толстой исемендәге фестиваль булачак

11- 14 ноябрь көннәрендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Л.Н.Толстой исемендәге V Фәнни-гамәли фестиваль үтәчәк.

Фестиваль “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында һәм республикада Лев Толстой елы уңаеннан уздырыла. Фестивальдә катнашырга яшь галимнәр, аспирантлар, музей хезмәткәрләре, студентлар, мәктәп укучылары, Лев Толстой иҗатын өйрәнүчеләр чакырыла.

  • Фестивальнең максаты – Лев Толстой иҗатының актуаль проблемаларын һәм аларның хәзерге заманда әһәмияте турында сөйләшү, Россиянең һәм чит илнең яшь тикшеренүчеләрнең фән һәм җәмгыять өлкәсендәге белемнәрен үстерү.

Фестиваль барышында әдәби, академик, иҗади һәм тәрҗемәчеләр мәйданчыгы эшлиячәк.

“Фестивальнең үзәгендә тәрҗемәчеләр секция-мәйданчыгы тора. Катнашучылар чикләнгән вакыт аралыгында Л.Н.Толстой әсәренең бер өзеген Европа телләренә (инглиз, немец, француз, испан, итальян һ.б.) яисә көнчыгыш телләргә (татар, төрек, кытай, корея һ.б.) тәрҗемә итәчәкләр. Сүзлекләр кулланырга рөхсәт ителә. Тәрҗемәнең максаты – тәкъдим ителгән өзекнең, Л.Н.Толстойның язу үзенчәлеген саклап калып, төгәл мәгънәсен бирү. Гаризада тәрҗемә итәргә теләгән телне күрсәтү сорала”, — диде фестивальнең оештыручылары.

Фестиваль кысаларында Л.Н.Толстойның әсәрләрен тәкъдим иткән иҗат коллективларның чыгышлары һәм язучының романнары сюжетына язылган музыкаль өзекләр булачак. Фестиваль кунакларына экскурсия үткәрелер дип көтелә.

  • Фестивальдә катнашырга теләүчеләр 20 октябрьгә кадәр tolstoj_festkzn@mail.ru электрон почтасына гариза тутырып җибәрергә тиеш. Хатның темасында секцияне күрсәтү мәҗбүри.