КФУда Толстойны татарча укыдылар

12 нче сентябрь көнне Кремль урамы 18 нче йортта урнашкан Казан федераль университеты бинасында “Ночь в Императорском” фәнни-популяр проекты узды. Быелгы “Фән төне” Лев Николай улы Толстойга һәм аның иҗатына багышланган иде. Чарада КФУның төрле институтлары һәм факультеты, шулай ук Лев Толстой исеме белән бәйле музейлар катнашты.

Лев Толстой исемен йөртә торган Филология һәм мәдәниятара багланшылар институты чарада иң актив катнашучыларның берсе иде. Институттан барлыгы алты нокта әзерләнде:

— “Толстойны татар телендә укыйбыз” интерактивы;

— “Толстой һәм Казан” квесты;

— “Лев Толстой әсәрләренә нигезләнеп тегелгән яулыклар” мода күргәзмәсе;

— “Лев Толстой һәм кино”;

— “Ни өчен Толстойга Нобель премиясе бирелмәгән?”;

— “Цифрлы чорда Толстой” лекцияләре.

Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе татар әдәбияты кафедрасы “Толстойны татар телендә укыйбыз” интерактивын үткәрде. Алар теләгән һәрбер кешедән язучының татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләрен укытты. Тәрҗемәләр арасында “Сугыш һәм тынычлык”, “Анна Каренина”, “После бала” кебек танылган әсәрләр бар иде. КФУ ректоры Илшат Гафуров әлеге нокта белән аеруча кызыксынды. Күп кеше өчен “теш үтмәслек” зур романны тәрҗемә итүнең шактый авыр икәнен барыбыз да аңлый. Флера Сайфуллина җитәкчелегендә әлеге интерактивны оештыручыларның берсе – Луиза Җамалиева чарадан соң үзенең фикерләре белән уртаклашты: “ Язучының “Война и мир” романы кырыктан артык телгән тәрҗемә ителгән. Әлбәттә, әлеге телләр арасында татар теле дә бар. Без, әдәбият кафедрасында эшләүчеләр, Лев Николай улының татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләре барлыгын бик яхшы беләбез. Ләкин киң катлам җәмәгатьчелек өчен мондый тәрҗемәләр – яңалык. Әлеге интерактив шундый нәтиҗәгә китерде. “Фән төне”нә килгән кешеләр: “Бик кызыклы, тәрҗемәләр бар икәнен беренче тапкыр ишетәбез,” – дип кичерешләре белән бүлеште. Өлкән яшьтәге кешеләр генә түгел, яшьләр дә китапка хөрмәт белән карый һәм тәрҗемә итүнең нинди авыр эш икәнлеген аңлый. Л.Толстой язганнарны татарчага 1902нче елда тәрҗемә итә башлаганнар. Әмма беренче татарча текстлар әдәбиятка карамаган эшләре була. Без алып килгән әсәрләрне Сәрвәр Әдһәмова, Мәхмүд Максуд эшләгән. Китапларны табу кыен булды.” Кунаклар гына түгел, чараны оештыруда катнашкан Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең директоры Әлфия Юсупова, әдәбият кафедрасы җитәкчесе Флера Сайфуллина, әдәбиятчы мөгаллимнәр, нәфис калфаклардан китап тәкъдим итеп торучы 3нче курс кызлары да берничә өзекне халыкка укып күрсәтте.

“Толстой һәм Казан” квестын Лев Толстой исемендәге ФһМБИ уздырды. Монда чит илдән килгән студентлар бик актив һәм яратып катнаштылар.

“Лев Толстой әсәрләренә нигезләнеп тегелгән яулыклар” мода күргәзмәсен кунаклар аеруча ошаттылар. КФУ ректоры Илшат Гафуров яулыкларның нинди тукымадан тегелүен, рәсемнәрнең нәрсә аңлатуын сорап, дизайнерларның сөйләвен бик кызыксынып тыңлады.

“Лев Толстой һәм кино” лекциясен рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы доценты Артем Скворцов алып барды. Ул документаль һәм нәфис фильмнарда Л.Толстой образын өйрәнгән.

“Ни өчен Толстойга Нобель премиясе бирелмәгән?” лекциясендә рус һәм чит ил кафедрасы доценты Антон Афанасьев Лев Толстойның Нобель премиясеннән баш тарту сәбәпләрен аңлатты.

“Цифрлы чорда Толстой” лекциясендә герман филологиясе кафедрасы мөгаллиме, филология фәннәре кандидаты Игорь Гурьянов Л.Н.Толстой әсрләре үрнәгендә укыла торган текстның нинди булырга тиешлеген аңлатты.

Университеттагы мохит, чыннан да, бөек язучы Лев Толстой яшәгән чорга алып керә. Чара 17:30 сәгатьтә башланып, 22:30 сәгатькә хәтле барды. КФУ нинди максат-уйлар белән яшәгәнен нәкъ менә шушы проекттан белеп була иде. Керү ирекле һәм яшь саны чикләнмәгәнгә, бинада балалар бакчасына йөрүчеләрне дә, укучы, студент, әти-әни һәм әби-бабайларны да күреп була иде. Проект барышында алар лекцияләр тыңлады, төрле уеннарда катнашты, биергә өйрәнде, кызыклы технология белән ясалган туңдырманы авыз итеп карады.

Чыганак: https://kpfu.ru/philology-culture/lev-tolstoj-isemend1241ge-filologiya-12111241m_341810.html