КФУда Толстойны татарча укыячаклар

12 сентябрьдә Казан федераль университеты Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән «КФУда PROНаука» дигән фәнни-популяр проектның тугызынчысын үткәрәчәк. Бу юлы «Фән төне» мәйданы итеп КФУның төп бинасы сайланган (Кремель урамы, 18). Проектның үткәрү вакыты — 17.30-22.30 сәгать. 

2018 ел Татарстанда һәм Казан федераль университетында Лев Николаевич Толстой елы итеп игълан ителде. Бөек язучы Л.Толстойның 190 еллык, ә шагыйрь, дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинның 275 еллык юбилейлары уңаеннан КФУда фәнни-популяр проектның IX үтәчәк һәм ул «Император университетында төн» дип исемләнгән. Казан федераль университеты мөгаллимнәре лекцияләр белән чыгыш ясаганда, ни өчен Л.Н.Толстойга Нобель премиясен бирмәгәннәр, язучы яшьлектә ничек ял иткән, Г.Державин нинди принципларга таянган һәм Л.Толстой әсәрләреннән ясалган экранизацияләрнең кайсы эталон булып тора кебек сорауларга җавап бирәчәкләр. 

КФУ спикерларыннан тыш, Нью-Йорктагы Толстой фонды вице-президенты, физика-математика фәннәре докторы, Л.Н.Толстой туганы Андрей Кочубей да лекция белән чыгыш ясаячак. Моннан тыш Л.Н.Толстойның «Ясная Поляна»дагы утарыннан Әдәби музейлар һәм композиторлар музейларының Халыкара комитеты (ЮНЕСКО) президенты Галина Алексеева да чыгыш ясаячак.

Проект программасында шулай ук инде матур гадәткә әверелгән балалар һәм олылар өчен «акыллы күңел ачулар» да каралган: уеннар, экскурсияләр, мастер-класслар, квестлар. Мисал өчен, Л.Толстойның балалар өчен әсәрләрен белү, сирәк китаплар күргәзмәсе, тарихи биюләр һәм борынгы бизәк буенча мастер-класслар, Казанда толстой эзләре буйлап квест һ.б. Барлык теләүчеләр үзләренең тиз уку күнекмәләрен һәм ораторлык осталыкларын арттыра алачаклар, наполенон сугышы чорында рус һәм француз армиясенең көн-күреше белән танышачаклар, КФУ музейларында булачаклар, Казан университетының кабул итү комиссиясеннән киңәшләр алачаклар һәм шулай ук төрле интеллектуаь уеннарда катнашып бүләкләр дә ота алачаклар.

Моннан тыш «Фән төне» программасына әдәбият күргәзмә-ярминкәсе, КФУның җыелма оркестры чыгышы, «Толстой көлә, Толстойдан көләләр» стенды, «Толстойны татарча укыйбыз» интерактивы, 3D-принтерда рус әдәбияты классигының бюстын бастыру кертелгән. 

Керү бушлай. Төгәл программа һәм регистрация проект сайтында.