КФУда Тостой туган көнен лекция укып бәйрәм итәчәкләр. Кайда һәм кайча?

Иртәгә, 9 нчы сентябрь көнне рус әдәбияты классигы Л.Н.Толстой туган көнендә КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Актлар залында «Л.Н.Толстой в зеркале казанской дореволюционной критики и литературоведения» дигән лекция укылачак. 

 Аны филология фәннәре докторы, КФУ рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы профессоры Алексей Пашкуров укыячак.

Билгеле булганча, 2018 нче ел Казан федераль университетында Лев Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан күп төрле булачак чаралар арасында Толстойны өйрәнү фәненең беренче ачышларын искә алмасак бер дә яхшы булмас иде. Билдгеле булганча, 1844 нче елда 16 яшьлек Лев Казан университетының көнчыгыш телләр разрядына укырга керә, ләкин озакламый юридик факультетка күченә. Ул анда тулы булмаган 2 ел укый. Казан бөек язучының биографиясендә зур эз калдыра.

Толстойның Казан еллары

Толстой тормышының Казан периоды турында иң беренчеләрдән булып материалларны Казан әдәбият мәктәбен нигезләүчеләрнең берсе профессор Н.Булич туплый. Ул берара университетны да җитәкли. 1894 ел — Толстойны өйрәнү фәне өчен мөһим вакыт — күренекле казан туган якны өйрәнүче Н.Загоскинның хезмәте басыла. 1902 елда әле Толстой үзе исән чагында профессор А.Рождествин аның дөньяны кабул итүе турында яза. Ике гасыр чигендә (1890-1900 елларда) аның турында тулы системалы публикацияләр сериясе чыгып килә. Аларның күпчеелеге ул вакыттагы популяр «Волжский вестник» газетасында басыла. Толстой иҗатына караш бүген дә искермәде. Безнең көннәрдә дә аның шәхесе, иҗаты, фикерләре актуаль булып кала бирә.