КФУда ТРның махсус дәүләт стипендияләре тапшырылды

Бүген Казан федераль университетының Император залында Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясен тапшырдылар. Аңа 90 студент лаек булды. Стипендиягә лаек булучылар арасында Казан федераль университетының 12 студенты һәм 8 аспиранты бар. 

Тантаналы чарада ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов, КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов катнашты. Чара «Гаудеамус» студентлар гимнын башкару белән башланды. 

Үз сәламләү сүзендә Р.Борһанов стипендиягә лаек булучыларны иртәгә билгеләп үтеләчәк Россия фәне көне белән котлады.

Татарстан Республикасының махсус премиясе «бик яхшы» билгеләренә укыган, фәнни-практик конференцияләрдә һәм предмет олимпиадаларында актив катнашкан студентларга бирелә.  ТР Яшьләр эшләре буенча министр Д.Фәттахов   исә үз сәламләвендә стипендиянең киләчәкне республика белән бәйләү өчен мотивация булуын әйтте.

2018- 2019 уку елы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясенә 90 студент лаек дип табылган. Шуларның 22се аспирант һәм адъюнкт, 48се югары уку йорты студенты һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәрби училищелары һәм мәгариф оешмалары курсантлары, 20се һөнәри белем бирү оешмасы студентлары.

Стипендиянең күләме төрлечә. Студентларга уналты, егерме җиде һәм утыз өч мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Укуда зур күрсәткечләргә ирешкән, фәнни-практик конференцияләрдә актив катнашу өчен ТР махсус стипендиясен алучылар арасында КФУның 8 аспиранты да бар. Болар — Булат Әхмәдиев, Владислав Герасимов, Регина Гузаерова, Олег Дунин, Артур Заһидуллин, Алексей Малахов, Лилия Сафина һәм Андрей Станиславовас.

Дәүләт премиясенә шулай ук 12 студент та ия булды. Болар — Алексей Абрамов, Алексей Билалов, Алина Грахова, Алексей Довженко, Камилла Идрисова, Алия Исмәгыйлева, Анастасия Карпова, Татьяна Колбина, Ксения Колесникова, Екатерина Мальцева, Индира Нәбиева, Эльмира Шәрәфетдинова.

Татарстан Республикасының дәүләт махсус премиясен булдырганнан бирле аңа 418 аспирант һәм адъюнкт, югары уку йортларының 912 студенты һәм курсанты. махсус белем бирү оешмаларының 380 студенты лаек булган.