КФУда Цветаева укулары булачак

2016 елның 5-9 сентябрь көннәрендә КФУ Алабуга институтында VIII Халыкара Цветаева укулары узачак. Форумны Казан (Идел буе) фдераль университеты ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә үткәрә. Укуларны КФУның Алабуга институты һәм Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы бергә оештыра.  

Укуларда Россия Федерациясеннән, Ерак һәм якын Көнбатыш илләреннән (АКШ, Канада, Франция, Эстония, Украина һ.б.) Марина Цветаева иҗатын һәм тормышын өйрәнүче 100дән артык галим һәм белгеч, Цветаева музее хезмәткәрләре, актерлар, музыкантлар, шагыйрьләр, биографлар һәм М.И.Цветаева иҗатын һәм шәхесен популярлаштыру белән профессиональ шөгыльләнүчеләр катнашачак.

Чит ил кунаклары арасында Юлий Зыслин (Вашингтонда рус поэзиясе һәм музыкасы музее кураоры, фәлсәфә докторы), Левина Эллина (Парижда һәм шәһәр читендә Марина Цветаева булган урыннар буенча юлкүрсәткече төзүче), Роман Войтехович (фәлсәфә фәннәре докторы, Тартусс университетының (Эстония) рус әдәбияты кафедрасы лекторы) бар.

 

Конференция кысаларында меңъеллык Алабуга буенча экскурсияләр, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы һәм КФУ Алабуга институты музейлары буйлап һәм шулай ук Цветаева булган урыннарда һәм сәнгать күргәзмәләренә сәяхәтләр оештырылачак.

Цветаева укулары кысаларында РФ һәм Чит ил шагыйрьләренә, мәдәният эшлекләренә М.И.Цветаева исемендәге VII Әдәби премия тапшырылачак һәм КФУ ректоры призына цветаева темасына язылган студентларның фәнни эш конкурсына нәтиҗәләр ясалачак.

Форумның эш юнәлешләре дә төрле, анда музей мохитендә М.И.Цветаева иҗатын һәм тормышын популярлаштыру, Цветаева турында тикшренүләрне һәм фәнни белемнәрне музейга интеграцияләү, мәктәптә, вузда Цветаева әдәби мирасының тел, жанр үзенчәлекләрен һ.б. өйрәнү каралган.

Укуларда КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис һ.б. шәрәфле кунаклар да катнашыр дип көтелә.

 

Форумның тантаналы ачышы 7 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә КФУ Алабуга институтының актлар залында булачак.