КФУда туган телләрне саклау мәсьәләләре буенча эксперт-дискуссия мәйданчыгы булдырылачак

Халыкара мөнәсәбәтләр институтында РФдә тәрҗемә белемен үстерүнең стратегик үзәге бүлеге ачылачак.

Халыкара фәнни семинар мәйданчыгында Казан университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты базасында Россиядә Тәрҗемә белемен үстерү стратегик үзәгенең профильле бүлеген ачу мәсьәләсе  каралды. Ул тәрҗемә белемендә яңа тенденцияләргә багышланган иде.

Халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университетының  филология факультеты оештырган «Тәрҗемә белемендә яңа тенденцияләр: методлар, алымнар, концепцияләр» семинары онлайн-форматта узды.

Семинар барышында катнашучылар тәрҗемәчеләрне әзерләүдә трендлар, заманча тәрҗемәчеләрне әзерләү процессында формалаша торган төп компетенцияләр, очрашырга туры килә торган проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар.

«Бүген тәрҗемәче — лингвистик, мәдәниятара, һәм  цифрлы компетенция белән беррәттән, шулай ук социаль медиацияне үтәргә сәләтле лингвист-виртуоз. Кирәк булганда — төбәк телләре өчен көрәшүче, Казахстан өчен дә, Россия өчен дә, аерым алганда Татарстан өчен бу бик актуаль «, — дип билгеләп үтте үз чыгышында Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тәрҗемә теориясе һәм практикасы кафедрасы фәнни җитәкчесе, А.И.Герцен исемендәге Санкт Петербург Дәүләт педагогика университетының тәрҗемә итү югары мәктәбе директоры, Россия мәгариф академиясендә тәрҗемә белемен үстерү стратегик үзәге җитәкчесе Ирина Алексеева.

Исегезгә төшерәбез, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты 2019 елдан Россиядә тәрҗемә белемен үстерүнең стратегик үзәге белән берлектә «Русча татар әдәбияты» проектын гамәлгә ашыра, аның кысаларында студентлар заманча татар әдәбияты әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә.

«2020 елның декабрендә «Пир перевода национальных литератур» слеты узды, — диде Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тәрҗемә теориясе һәм практикасы кафедрасы мөдире Светлана Тахтарова. — Ул вакытта РФ халыклары туган телләрен саклау белән бәйле проблемаларның киң даирәсе турында фикер алышу барышында төбәкара эксперт-дискуссион мәйданчык булдыру тәкъдиме әйтелде. Әлеге бурычны хәл итү өчен хәзерге вакытта КФУда Россиядә тәрҗемә белемен үстерү стратегик үзәгенең төбәк офисын  ачу мәсьәләсе карала, аның төп бурычы Татарстанның тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклау буенча иң яхшы тәҗрибәләрне алга сөрү булачак».

Узган семинарда шулай ук «Лингвистика: Теория перевода: межкультурная VS межъязыковая коммуникация» юнәлеше буенча полилингваль һәм мультимәдәни төркемнәрдә тәрҗемәчеләр әзерләүдә  КФУның Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе кейсы тәкъдим ителде.

Программаның үзенчәлеге шунда ки, анда укучыларның яртысыннан артыгын төрле илләрдән килгән чит ил студентлары тәшкил итә. Һәм укытуны еш кына арадашчы тел аша алып барырга туры килә, шул рәвешле практикада транслатологик трилингвизм моделен тәрҗемә процессында гына түгел, тәрҗемә буенча белгечләр әзерләгәндә дә тормышка ашырырга туры килә. Казан тәрҗемә мәктәбенең бу тәҗрибәсе Л.Н.Гумилев исемендәге ЕНУ коллегаларын бик кызыксындырды, алар өчен бу проблема шулай ук актуаль.

Тәрҗемәче әзерләүнең әлеге дидактик моделе турында киләчәктә Педагогик белем бирү буенча VII Халыкара«Педагогическое образование: Новые вызовы и цели» — IFTE 2021  форумында фикер алышу планлаштырыла.

«Халыкара мөнәсәбәтләр институтында лингвистлар, тәрҗемәчеләр әзерләү көнчыгыш һәм Европа телләре белән генә чикләнми, Россия халыкларының туган телләрен дә колачлый. Бу республика җитәкчелеге тарафыннан академик бергәлек алдында куелган бурычларга, шул исәптән Татарстан халыкларының телләрен һәм мәдәниятләрен үстерүгә һәм төбәктә гамәлгә ашырыла торган полилингваль белем бирү концепциясенә дә тулысынча туры килә», — дип ассызыклады халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов.

Ахырдан, яклар университетлар арасында тәрҗемәчеләр әзерләү һәм бу өлкәдә инновацион модельләрне үстерүдә, гомумән, фәнни парадигма буларак тәрҗемә теориясендә алга таба хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Автор: Алинә Искәндәрова, Медиакоммуникацияләр үзәге