КФУда туган телләрне саклау һәм үстерү буенча Халыкара конференция үтәчәк

19 — 21 октябрь көннəрендə КФУның Л.Толстой исемендəге Филология һəм мəдəниятара багланышлар институтында «Күпмиллəтле дəүлəт шартларында туган теллəрне саклау һəм үстерү: проблемалар һəм перспективалар» дип исемлəнгəн Халыкара фəнни-гамəли конференция уздырылачак. 

Конференциядә туган теллəрне саклап калу, тирəнтен өйрəнү һəм алга таба үстерү проблемалары тикшереләчәк. Катнашучылар Россия Федерациясендәге телләр ситуациясен анализлар һәм Татарстандагы тел сәясәтендәге өстенлекле юнәлешләрен билгеләр, бу өлкәдә яңа фәнни ачышлар белән танышыр, дип көтелә.

«Күпмиллəтле дəүлəт шартларында туган теллəрне саклау һəм үстерү: проблемалар һəм перспективалар» Халыкара фəнни-гамəли конференциясе һəрдаим уздырылып килə (2006, 2009, 2012-2016 еллар) һəм зур кызыксыну уята. «Узган елларда Германия, Франция, АКШ, Япония, Төркия, Казахстан, Азәрбайҗан, Үзбəкстан, Украина һ.б. иллəрдəн галим-филологлар, фəн һəм педагогия өлкəсе эшлеклелəре, дəүлəт һəм жəмгыять хезмəткəрлəре, мəгариф җитәкчеләре һəм Россия Федерациясенең төрле шəһəрлəрендəге хакимият структуралары вәкиллəре (Мəскəү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Стəрлетамак, Чабаксар, Ульян, Саранск, Абакан, Төмəн, Тубыл, Яр Чаллы, Түбəн Кама, Якутия, Таулы Алтай) катнашып килгән

Конференция эшендə чит илләрдән — Төркия, АКШ, Япония, Казахстан, Төркмəнстан, Үзбəкстаннан һәм Россия төбәкләреннән — Башкортстан, Чувашия, Мордовия, Саха (Якутия) Республикасы, Хакасия, Бурятия, Дагыстан, Төмəннəн, Мəскəү, Санкт-Петербург, Татарстаннан галимнəр катнашуы көтелə.

«Татар-информ» МА алынды.