КФУда тулай торакларны карап тоту буенча чаралар көчәйтелде

Университет студентларны тулай тораклардан кумый — барлык теләүчеләр дә яши ала. 

Россия Федерациясенең Фән һәм югары белем министрыгының «РФ территориясендә яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралуны кисәтү шартларында Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы карамагындагы оешмаларның тулай тораклары, кунакханәләр, шифаханәләр, пансионатлар, ял йортлары һәм башка тору урыннары эшчәнлеге турында» 453 нче номерлы карары нигезендә, Казан университеты тулай торак бүлмәләрен карап тоту буенча чаралар көчәйтелде. Бу Россия территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан эшләнә. 

Казан университетында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең күрсәтмәләрен һәм киңәшләрен исәпкә алып, санитар кагыйдәләр һәм нормалар нигезендә тулай торак биналарын тиешле хәлдә тоту һәм анда яшәүче гражданнарның гигиенасы кагыйдәләрен үтәү  буенча чаралар көчәйтелде.

Тагын шунысын әйтергә кирәк, КФУ тулай торакларында яшәүче һәм башка гражданнар катнашында ял һәм массакүләм чаралар үткәрү туктатылды.

Казан университеты тулай торакларында дезинфекция матдәле сенсор дозаторлар,  коронавирусны профилактикалау буенча мәгълүмати стендлар урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, КФУның барлык студентлары да дистанцион укуга күчте. Университет студентларны тулай тораклардан кумый — барлык теләүчеләр дә яши ала. Студентларга шәхси гигиенаның профилактик чараларын үтәргә киңәш ителә.

КФУның Бердәм мәгълүмати-нәшрият үзәге, фото: Максим Зарецкий