КФУда “Тынычлык җире” республика түгәрәк өстәле узды

Казан  федераль университетында “Тынычлык җире” дип исемләнгән кейслар форматында республика түгәрәк өстәле узды.

Түгәрәк өстәлнең максаты – экстремистик һәм террористик характердагы җинаятьләр, шулай ук радикаль фикерләүгә каршы тору буенча хокукый хәбәрдарлык һәм компетенцияләр формалаштыру.

Очрашу “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау” ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды.

Очрашуның әлеге форматы Бөтендөнья терроризм проблемаларын яктыртуга һәм яшьләр арасында Террорчылыкка каршы эшчәнлекне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Студентлар чакырылган экспертлар белән очрашты: без экстремизм һәм терроризмга каршы тору белән бәйле булган белгеч һәм Казан федераль (Идел буе) университетының фәлсәфә һәм дини белем кафедрасы доценты Антон Горин белән аралаштык.

Түгәрәк өстәл кейс-чемпионат форматында узды, анда 5-6 кешедән торган 3 команда катнашты. Һәр команда билгеләнгән вакыт эчендә экстремистлык һәм терроризмга каршы торуга кагылышлы үз проектын формалаштырырга һәм аудитория каршында якларга тиеш иде.

Спикерлар барлык катнашучыларның эшкә иҗади якын килүен бәяләделәр. КФУ студентлары, үз чиратында, әлеге процесста зур активлык һәм кызыксыну күрсәттеләр. Алар бик тә мөһим, катлаулы һәм актуаль темага кагылышлы белемнәр тупладылар. Соңыннан инде студентлар татлы күчтәнәчләр белән бүләкләнде.

Айзилә Шәймөхәммәтова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.