КФУда укулар 16 нчы сентябрьдә башлана

Казан федераль университетында укулар 16 сентябрьдә башланачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә КФУ ректоры Илшат Гафуров әйтте.

“Быел без укулар башлануны 16сына күчердек. Бу беренче чиратта WorldSkills дөнья чемпионатын уздыруга бәйле”, — диде ул.

“Барлык катнашучылар да Универсиада Авылында яшәде”, — дип аңлатты КФУ ректоры.

Тулай торак территориясендә санитар эшләр башкарылачак. Студентларны урнаштыру 6 сентябрьдә башлана, диде Гафуров.