КФУда уникаль проект — Сәламәтлек мәктәбе старт ала

24 гыйнварда Казан федераль университеты һәм Университет клиникасы Сәламәтлек мәктәбен башлап җибәрә. 

Кич дәвамында медицина темасына лекцияләр белән КФУ клиникасының гамәли табиблары, Фундаменталь медицина һәм биология институты мәгаллимнәре чыгыш ясаячаклар. Алар иң киң таралган авыруларны дәвалау турында сөйлиячәкләр, озак яшәү серләре белән уртаклашачаклар, тыңлаучыларның сорауларына җавап бирәчәкләр. Лекцияләрнең темалары арасында «Гастрит турында мифлар һәм дөреслек», «Бөерләрегез белән проблема икәнен ничек белергә?», «Шикәр диабетының беренче симптомнары» дигән һ.б. лекцияләр бар.

Проект программасында шулай ук интерактивлар һәм КФУның Университет клиникасы буенча экскурсия каралган. Барлык теләүчеләр үзләренең буйларын, авырлыкларын тикшерә, флюорография эшләтә һәм канадагы глюкоза күләмен үлчи алалар. Моннан тыш чарада катнашучылар арасында 3 чек-ап уйнатылачак. Бу — йөрәкне һәм хатын-кыз, ир-ат сәламәтлеген комплекслы тикшерү.

Сәламәтлек мәктәбе Университет клиникасында беренче тапкыр үтәчәк. Алга таба проект даими булыр дип планлаштырыла. Аның максаты — казанлыларның заманча медицина турында, белемнәрен киңәйтү, үз саулыгыңа игътибарлы булу һәм табипларга вакытында мөрәҗәгать итү мөһимлеген аңлату.

Чарага сайтта алдан регистрация үтеп кенә кереп була. Урыннар саны чикләнгән. https://kazanskiy-federalnyy-univ.timepad.ru/event/886953/ 12+

КФУ университет клиникасы поликлиникасы адресы: Вишневский урамы, 2 А.