КФУда В.Богородицкий мирасын өйрәнәләр

Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте эшендә катнашкан, аның мактаулы әгъзасы булган галим В.Богородицкийның эшчәнлеген КФУның Лев Толстой исемендəге Филология һəмəдəниятара багланышлар институты бинасында «Василий Богородицкийның фəнни мирасы һəм Казан лингвистика мəктəбенең фəнни-тикшеренү юнəлешлəре» дип исемлəнгəн Халыкара конференция барышында тикшерәләр.

Конференциядә В.Богородицкийның тел белеменə керткəн өлеше, фонетика һəм фонология, төрки тел белемендəге ачышлары, синтаксис һəм синтагматика һ.б. сораулары хакында фикер алышачаклар. Чарага төрле төбəклəрдəн 200 галим килгəн.

Халыкара конференциядə Россиянең төрле төбəклəреннəн (Мəскəү, Казан, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Ростов-на-Дону, Вологда, Тула, Волгоград, Томск, Саратов, Уфа, Чабаксар, Пятигорск, Махачкала һ.б.), Ерак һəм Якын Көнчыгыш иллəреннəн (Италия, Словакия, Украина, Казахстан, Германия, Кытай, Иран) 200 тел белгече катнаша.

Институтның директоры Рəдиф Җамалетдинов Казан лингвистика мəктəбенең вəкиллəренең инде ике гасыр дəвамында тел белеме үсеше өчен бар көчлəрен биреп эшлəүлəрен әйтте. «Казан лингвистика мəктəбе теоретик принциплар берлеген характерлый. Бодуэн де Куртэне һəм аның укучылары, хезмəттəшлəре фонеманы, морфеманы, синтагманы һ.б. өйрəнүгə нигез сала. Алар тел белеменең башка фəннəр белəн бəйлəнеше турында алдан ук фаразлый алганнар», — диде ул.

Василий Богородицкий тарафыннан Казан лингвистика мəктəбендə эксперименталь фонетиканың беренче лабораториясе эшлəнелə. «Университеттагы фәнни-педагогик эшчәнлек белән беррәттән, Богородицкий 1881 елдан 1884 елга кадәр Татар укытучылар мәктәбендә рус телен укыта. Шул ук вакытта татар грамматикасының үзенчәлекләрен өйрәнә, татарча әйтелеш буенча мәгълүматлар җыя. В. А. Богородицкий татар телен һәм башка төрки телләрне үзләштерә, татар теле белеме буенча фәнни хезмәтләр яза. Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте эшендә катнаша, аның мактаулы әгъзасы була», — диде үз чыгышында институт директоры.

Конференция Россия Федерациясенең Мəгариф һəм фəн министрлыгы, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты,«2014–2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы ярдəме белəн уздырыла.

Конференция 17 октябрьгə кадəр дəвам итəчəк.

Мәгълүмат «Татар-информ» МА алынды.