КФУда Winkid олимпиадасы җиңүчеләрен котладылар

2 февраль көнне «Уникс»ның кече залында Winkid олимпиадасын җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. 

Winkid — Казан федераль университетының төп мәктәп предметлары буенча 1-8 сыйныф укучылары өчен олимпиадалары. 

Чараны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты оештыра.

Быел 3560 2 -8 сыйныф укучысы математика, рус, татар, инглиз телен, әйләнә-тирә мохит һәм җәмгыять белеме фәнен белүдә көч сынаша. 

Җиңүчеләрне тантаналы котлау чарасында КФУның гомуми сораулар буенча проректоры Ришат Гузейров, Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты директоры Сергей Мосин, Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский катнаша.

Сәламләү сүзеннән соң алар җиңүчеләргә дипломнар тапшырдылар.

«Уникс» сәхнәсендә бу көнне 220 кешене бүләкләделәр. Моннан тыш олимпиаданың җиңүчеләре арасында барлык сорауларга да дөрес җавап биреп максималь 100 балл җыйган укучылар да бар иде. 12 кеше абсолют җиңүче булды.