КФУда яңа дару уйлап табу турында сөйләштеләр

Казан Идел буе федераль университетында Органик химия буенча халыкара конгресс үтте. Бу чара дөньяда иң зур фәнни вакыйгаларның берсе.

Конгресста Казан университеты, М.В. Ломоносов исемендәге МДУ галимнәре, шулай ук башка илләрдән белгечләр катнашты. Конгрессның пленар өлешендә яңа дару препаратлары булдыру турында да сөйләштеләр.

 

КФУда төрле авыруларга каршы сигез препарат эшләнгән һәм уңышлы сыналган. Аларның икесе (яман шешкә һәм ялкынсынуга каршы) клиник сынаулар уза.

Һәм аерым тема булып композит материаллар булдыру турында сөйләштеләр. Казан университеты базасында үткәрелә торган әлеге тикшеренүләрдә Япония һәм АКШ югары уку йортлары галимнәре катнаша.

Конгресстан катнашучыларның берсе — КФУның Химия институты доценты Аркадий Искәндәр улы Курамшиннан фоторепортажын урнаштырабыз.

Фото: https://vk.com/wall-9722_26410

Айдар ГАЛИМОВ әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.