Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты яңа уку елыннан рәсми рәвештә «Халыкара мөнәсәбәтләр институты» дип атала башлаячак. Бу хакта институт директоры Рамил Хәйретдинов хәбәр итте.
Инде бу процедура башланып киткән. Сентябрьдә студентларны «Халыкара мөнәсәбәтләр институты» дигән элмә такталар каршы алачак. Институт директоры Рамил Хәйретдинов фикеренчә, исем алмаштыру эволюцион юл белән барырга тиеш. Барлык документларда да хәзер «ИМО» (Институт международных отношений) дип язылачак, гәрчә студентлар үз мәдәни проектларында һәм төрле төркемнәрдә иске исемне дә куллана алалар.
Бүген әлеге институт динамик рәвештә үсә. Аны инде күптән «Идел буендагы МГИМО» дип атыйлар. Институт директорының төп теләге — россия һәм чит ил абитуриентлары арасында да Казан университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты да кызыклы булсын иде.