КФУда яңа стипендия булдырылды. Аңа кемнәр ия була ала?

Быел Казан федераль университетына укырга кергән Бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерлары бер тапкыр түләнә торган 80 һәм 100 меңлек стипендиягә ия була алалар. Шулай ук алар 4 меңнән алып 10 меңгә кадәр булган һәр ай саен түләнә торган стипендиясен дә дәгъвалый алалар. КФУ ректоры Илшат Гафуровның мондый карары турында Казан федераль университетының кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Олег Бодров хәбәр итте. 

КФУ ректоры карары нигезендә бер тапкыр түләнә торган «Стобальник» стипендиясе булдырылды. Инде быелдан беренче курска укырга кергән Бөтенрәсәй олимпиадаларының җиңүчеләре һәм призерлары, уку программасы буенча профиль булган предмет имтиханында 100 балл алучылар 80-100 мең күләмендәге махсус стипендиягә ия булачаклар. Әйтик, Бөтенрәсәй олимпиадасының җиңүчедләре 100 мең алачак. Алар шулай ук 1-3 курста «бик яхшы» билгесенә генә укысалар 10 меңлек айлык стипендиягә ия була алалар. Олимпиадада призер булучыларга, профиль предмет буенча БДИда 100 балл җыючыларга стипендия күләме — 80 мең.