КФУда яңа тулай торак төзеләчәк

Казан (Идел буе) федераль университеты чит ил студентлары өчен яңа тулай торак төзергә планлаштыра. Бу хакта университет ректоры Илшат Гафуров бүген Татарстан Президентының Казан вузлары ректорлары белән очрашуы вакытында әйтте.

“Без ел саен тулай торакларда студентларга урын җитмәү проблемасы белән очрашабыз. Шуңа күрә без Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондына яңа тулай торак комплексын төзү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иттек. Комплекс Универсиада авылы тирәсендә булырга тиеш һәм андагы урыннар студентларга арендага биреләчәк”, – дип сөйләде Илшат Гафуров.

КФУ ректоры сүзләренчә, чит ил студентлары санын арттыру республиканың абруен күтәрә һәм Татарстан бюджетына өстәмә финанслар китерә. “Елга 7 мең чит ил студенты бюджетка өстәмә 400 миллион сум акча кертә”, – диде ректор.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Этот сайт использует Akismet для борьбы со спамом. Узнайте как обрабатываются ваши данные комментариев.