КФУда яңа уку елына багышланган турыдан-туры эфир узды

Турыдан-туры трансляция вакытында Казан федераль университеты җитәкчелеге вәкилләре абитуриентлар, студентлар һәм аларның ата-аналары сорауларына җавап бирде.

Казан федераль университетында яңа уку елы башлануга һәм тулай торакка урнашуга багышланган турыдан-туры эфир узды. Трансляция бер үк вакытта онлайн-мәйданчыкларда: КФУ, UNIVER TV сайтында, шулай ук университет телевидениесенең «ВКонтакте», Twitch һәм YouTube аккаунтларында барды.

Социаль челтәрләр һәм видеохостинг чатларында абитуриентлардан, ата-аналардан, журналистлардан килгән сорауларга мәгариф эшчәнлеге буенча проректор Дмитрий Таюрский һәм яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр һәм физкультура-спорт тәрбиясе системасын үстерү департаменты директоры Юлия Виноградова җавап бирде.

Студентлар нинди форматта укыячак дигән сораудан башланган турыдан-туры эфирны Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский  үткәрде.

КФУ проректоры Д.Таюрский КФУда уку елы гибрид форматта башланачагын хәбәр итте. Казанда булган студентлар дәресләрдә турыдан-туры, ә Казаннан һәм Россия Федерациясеннән читтә булучылар өчен дәресләрдән онлайн-трансляция оештырылачак.

Дмитрий Альбертович университетка укырга килүчеләр өчен уку процессын ничек оештырырга планлаштырачаклары турында турында сөйләде.

«Хәзер Татарстанда чикләүләрне бетерүнең өченче этабы кертелде, шуңа күрә бездә бернинди дә перчатка режимы  юк, әмма барлык биналар да тиешле санда санитайзерлар белән җиһазландырылган, шулай булгач, студентлар, укытучылар теләсә кайсы вакытта тиешле дезинфекция процедурасын үтәргә мөмкин, — диде Д.Таюрский. — Маска режимы студентлар һәм укытучылар өчен мәҗбүри булачак. Университетның барлык студентлары беренче көнне күп тапкыр кулланыла торган битлекләр алачак «.

Шул ук вакытта Дмитрий Альбертович әйтүенчә, укытучы студентлардан шактый ерак булганда, битлекне салырга да мөмкин. Студентлар аудиторияләрдә социаль дистанция үтәлерлек итеп урнашачак. КФУ бинасына кергәндә барысының да температурасы үлчәнәчәк.

Барлык институтларда да расписание 1 сентябрьгә әзер була. 15 сентябрьгә кадәр студентлар вакытлыча расписание буенча укыячак, ул КФУ институтларының социаль челтәрләрендәге аккаунтларында урнаштырылачак. Даими расписание сентябрь уртасында барлыкка киләчәк, аның белән Казан университеты сайтында студентларның шәхси кабинетларында танышырга мөмкин булачак, диде Д.Таюрский.

Стипендияләр турындагы сорауга ул болай дип җавап бирде: «Бүген безнең университетның стипендияне студентларга — 1 сентябрьдән, ә аспирантларга — 1 октябрьдән 5 процентка арттыру мөмкинлеге булуы әйтелде».

Турыдан-туры эфир вакытында спикер абитуриентларны укырга керүгә ризалык бирү турында гаризаларны активрак бирергә, соңгы көнне көтмәскә чакырды. Мондый гаризалар 21 август 18.00 сәгатькә льготниклар һәм максатчан программа буенча укырга керүчеләрдән, 23 август 18.00 сәгатькә кадәр — укытуның бюджет формасына (1-нче дулкын), 25 август 18.00 сәгатькә кадәр — шулай ук укытуның бюджет формасына (икенче дулкын), 28 август 18.00 кадәр түләүле укырга теләүчеләрдән кабул ителә.

Быел укырга керү турындагы боерыкларның төрле даталар белән чыгуына бәйле рәвештә, КФУ тулай торакларына урнашу процедурасы берничә этапта узачак.

Ел саен Казан университеты тулай торакларында 14 меңнән артык студент тора, шуңа күрә мәсьәлә күпләрне борчый. Быел әлеге процедураның үз үзенчәлекләре бар.

«КФУ тулай торакларына урнашу 24 августта башлана. Студентлар шәһәрчеге тулай торакларына  2-5 курс студентлары 24 августтан 4 сентябрьгә кадәр, Универсиада авылына 24 августтан 26 августка кадәр кереп урнашачак. 1 курс студентларына борчылырга кирәкми. Тулай торакка мохтаҗ барлык беренче курс студентлары Универсиада авылында яшәячәк. Алар 27 августтан 4 сентябрьгә кадәр урнашачак», — диде Яшьләр сәясәте буенча департамент директоры Юлия Виноградова.

Урнашу процедурасының мондый бүленеше бюджет һәм контракт формасы студентлары өчен укырга керү турындагы боерыкларның төрле даталар белән чыгуына бәйле. Эпидемиологик вәзгыять кысаларында  барлык саклану чараларын үтәү өчен мондый тәҗрибә Казан университетында беренче тапкыр кертелә.

Әлегә  КФУның тулай торакларында яшәячәк 2-5 курслар исемлеге бастырылмаган. Бу һәр институтның студентларга максималь күләмдә урыннар бүлеп бирү теләге белән бәйле, шулай ук 1 курс студентларының төгәл саны булмау белән дә. Исемлекләр урнашу вакытына якын арада университетның мәгълүмати ресурсларында бастырылачак. Шулай ук бу мәсьәлә буенча студентлар институтларның/Юридик факультетның  социаль һәм тәрбия эшләре буенча директор/декан урынбасарларына, тулай торакларда урнашу һәм укудан тыш эшне оештыру бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.

Урнашканда элек төзелгән график буенча эш итәргә, үзең белән битлек, рекомендация буларак перчатка алырга кирәк. Беренче курс студентлары тулай торакка урнашу процедурасын «УНИКС»та уза, һәм аларга нәкъ менә шушы мәйданчыкка килергә кирәк.

Чит ил студентларына борчылырга кирәкми: яңа студентларга тулай торакларда урын биреләчәк. Туган илләренә кайтып киткән өлкән курс студентлары өчен тулай торакларда урыннар шулай ук саклана. Моның өчен институтлар кураторлары һәм старосталар  белән элемтәдә булырга кирәк.

Моннан тыш, чит илдән килгән студентларга ундүрт көнлек карантин өчен махсус бүлмәләр биреләчәк. Казанда калган чит ил студентлары КФУ поликлиникасында яки медсанчастендә медицина тикшерүе узачак. Коронавирус инфекциясе йоктыру билгеләре булган студентлар махсус обсерваторда урнаштырылачак.

Турыдан-туры эфир тамашачыларын тулай торакка урнашу өчен белешмәләрнең гамәлдә булу вакыты да кызыксындырды. Юлия Виноградова борчылу өчен сәбәп юк, дип ышандырырга ашыкты.

«Студент Казанга килеп җиткәнче белешмәнең гамәлдә булу вакыты чыгарга мөмкин. Без бу мәсьәләне урында ук хәл итәчәкбез. Урнашу процессы бераз күбрәк вакытны алачак, әмма студент тулай торакта тәгаен урынлы булачак», — диде спикер.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тулай торакка урнашканда СOVID-19 булмау турында белешмә таләп ителми.

Шулай ук тамашачылардан 1 курс студентлары өчен массакүләм чаралар турында сорау да булды. Моңа Ю.Виноградова болай дип җавап бирде:

«Традиция буенча Универсиада авылы территориясендә беренче курслар өчен үткәрелгән массакүләм чаралар, кызганыч, быел булмаячак. Әмма мөмкинлекләр һәм эпидемиологик шартлардан чыгып, Яшьләр сәясәте буенча департамент тарафыннан 1 курс студентлары өчен  төрле күңел ачу чаралары әзерләнә».

Шулай ук көнкүреш мәсьәләләренә караган сораулар да булды, әйтик, тулай торакларда яшәгән өчен түләү турында. Билгеләп үтик, әлеге түләүне чит илдә булган ата-аналар да башкара ала. Моның өчен квитанция алырга, шуннан соң онлайн түләргә дә мөмкин.

«Без барысыннан да тулай торакка урнашу өчен график буенча килүләрен, озата баручы затлар санын минимальләштерүне сорыйбыз. Шулай ук студентларның тулай торкка урнашу мәсьәләләрендә генә түгел, белем бирү эшчәнлегендә дә сабырлык күрсәтүен телибез. Без барыбыз да яхшы белемгә омтылган зур бер команда, моңа без бергә генә ирешә алабыз «, — дип йомгаклады Ю.Виноградова.

Очрашу азагында Д.Таюрский университет гибрид режимда уку процессын оештыруга тулысынча әзер булуын әйтте һәм студентларга ике үтенеч белән мөрәҗәгать итте: биналарда битлектән йөрергә һәм үзләрен дә, тирә-юньдәгеләрне дә куркыныч астына куймас өчен авыруны сизсәләр университетка килмәскә. Ул өйдә булган студентлар дәресләрдә онлайн  катнаша алачак, дип ышандырды.

Автор: Лариса Бусиль, Алинә Миңлевәлиева, видео: UNIVER TV