КФУда яңа югары мәктәп барлыкка килә

1 ноябрьдән Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең исеме үзгәрә. Ул Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе дип атала башлый. Югары мәктәп татар мәктәпләрендә эшли алырлык педагогик кадрларны әзерләячәк. Бу хакта “Татар-информ”га институтның директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр иткән. 

Рәдиф Җамалетдинов әйтүенчә, Югары мәктәпнең исеме үзгәрүе аның эш юнәлешләре киңәю белән бәйле. Чөнки, бу уку елыннан башлап, Югары мәктәп, республика заказы буенча, филологлардан тыш, татар мәктәпләрендә төгәл һәм гуманитар фәннәрне укыта алырлык билингваль укытучылар әзерли башлаган.

Институт директоры әйтүенчә, яңа структураны төзү хакында карар җәй көнне ук кабул ителгән. Документларда Югары мәктәпнең атамасы рәсми рәвештә 1 ноябрьдән гамәлгә керәчәк дип язылган. Фактта яңа мәктәп инде 1 сентябрьдән эшли. Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча көндезге бүлеккә 75, читтән торып уку бүлегенә 50 студент кабул ителгән. “Республика мәгариф һәм фән министрлыгы белдергәнчә, ел саен әлеге югары мәктәпкә укытучылар әзерләү өчен дәүләт заказы булачак. Быел көндезге бүлеккә математика һәм информатика, тарих һәм җәмгыять белеме, музыка һәм өстәмә белем бирү программаларына, читтән торып уку бүлегенә балалар бакчасы һәм башлангыч сыйныф укытучысы юнәлешләренә студентлар кабул иттек”, — диде Рәдиф Җамалетдинов. Аның әйтүенчә, көндезге бүлектә укучылар өстәмә стипендия дә алачак.

“Татаристика бүлегендә үзгәрешләр юк, былтыр ничә укучыны кабул итсәк, быел да шул ук күләмдә кабул ителде, болары – өстәмә рәвештә”, — диде ул.

Мәгариф һәм фән министрлыгы киләсе елга көндезге бүлеккә 100, читтән торып уку бүлегенә 50 студентны кабул итүгә заказ бирде. Киләсе елга биология һәм химия, математика һәм физика укытучыларын әзерлүгә заказ бар.

“Безнең бу юнәлештә эшли башлавыбыз милли мәктәпләребезгә ярдәм итәчәк. Югары мәктәптә әзерләнгән яшь укытучылар 2 дәүләт телендә дә үзләре сайлаган юнәлеш буенча укыта алачаклар. Проектны гамәлгә ашыру өчен КФУның төрле институтларындагы лаборатор база, укытучы-галимнәр җәлеп ителәчәк”, — диде ул.

Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов яңа структура хакында “Татар-информ”да 5 октябрьдә, 10.00 сәгатьтә узачак матбугат конференциясендә сөйләячәк. Чарага мәгълүмат чаралары чакырыла.

Мәгълүмат «Татар-Информ» МА алынды.