КФУда япон телен ничә студент өйрәнә?

Әлеге илдә уку елы 1 нче апрельдә башлана һәм ул триместрларга бүленгән. Кайсы телдә берничә әдәплелек дәрәҗәсе бар? Ә кайсы телдә ай исемнәре тәртип саннары белән белдерелә? Җавапсыз калдыңмы! Алдынгы технологияләр иле – Япония турында болар барысы да. Әлеге ил белән КФУ да тыгыз хезмәттәшлектә эшли.  

k_univ__0137

2011 елда КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр, көнчыгышны өйрәнү һәм тарих институты базасында Японияне өйрәнү Үзәге эшли башлады. Аның җитәкчесе, япон теле һәм әдәбияты укытучысы булып КФУга Япониянең Тышкы элемтәләр министрылыгы ярдәме белән җибәрелгән Мияири Эйко ханым тора. КФУда инде 4 нче ел япон теле өйрәтелә. Белем бирүдә Япония фонды тәкъдим иткән китаплар һәм мультимедиа материаллары актив кулланыла. Быел япон телен 23 студент өйрәнә. Әмма моңа карамастан, төрле төбәк һәм халыкара бәйгеләрдә япон телендә сөйләп студентлар яхшы күрсәткечләргә ия.

 

Һәр елны Үзәк тарафыннан төрле белем бирү һәм мәдәни чаралар үткәрелә: Япониянең әйдәп баручы университетлары профессорлары лекцияләр укый; КФУда Япониядән килеп белем алучы студентлар белән “аралашу кичәләре”, оригами һәм икебана сәнгате буенча мастер-класслар үткәрелә.

Бу көннәрдә КФУ делегациясе – Укыту-белем бирү эшчәнлеге буенча проректор Дмитрий Таюрский, Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры Андрей Киясов КФУ ректоры Илшат Гафуров җитәкчелегендә Канадзава (Япония) университетының фәнни-белем бирү базасы белән танышты һәм уку йорты җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрде.

unnamed._2_

Канадзава университеты президенты Ямазаки белән рәсми очрашуда КФУ ректоры Илшат Гафуров бүген гамәлдә булган хезмәттәшлек программаларын киңәйтү турында фикерләштеләр.

unnamed._3_

Илшат Гафуров үз сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, Казан федераль университетын Япониянең фәнни-мәгариф үзәкләре белән күпъеллык үзара файдалы хезмәттәшлек бәйли. КФУның иң ышанычлы япон партнеры да Канадзава университеты икән. КФУның стратегик партнеры булып РИКЕН эзләнү-тикшеренү институты тора (физика, химия, биология, медицина, инженерия һәм компьютер техникасы өлкәсендә киң диапазонда тикшеренүләр үткәрә торган Япониянең әйдап бара торган фәнни үзәкләренең берсе). РИКЕНның элеккеге президенты, Нобель лауреаты профессор Риоджи Нойори Казан университетының мактаулы докторы һәм КФУ Халыкара академик советы әгъзасы иде. Шушы өч яклы килешү нигезендә 2015 елның октябрендә Джунтендо университетында симуляцион үзәк ачылды.

unnamed._10_

0W1Y6590

Япон университеты җитәкчелеге белән очрашканнан соң КФУ делегациясе “Казанда һәм Канадзавада медицина өлкәсендә белем һәм эзләнү” дигән түгәрәк өстәлдә катнашты. Әлеге сөйләшүдә инженер юнәлешле табиб-тикшеренүчеләрне әзерләүгә аерым басым ясалды.

unnamed._11_

http://kpfu.ru сайты мәгълүматы нигезендә әзерләнде.