КФУда яшь галимнәр өчен фәнни журнал чыга башлады

КФУда яшь галимнәр өчен фәнни журнал чыга башлады. Анда язмалар түләүсез урнаштырыла. Яңа фәәни басма «Казанский вестник молодых ученых» дип ата. Ул гуманитар өлкәнең тарих, педагогика һәм филология фәннәре юнәлешләрендә тикшеренү алып баручыларның эш нәтиҗәләрен бастыруга юнәлдерелгән. Журналның беренче саны инде июль аенда ук дөнья күрде.

Әле фән дөньясына юл яручы яшь галимнәрнең үз тикшеренүләрен бастыру эше һәрвакыт катлаулы мәсьәлә булды. Казан федераль университетында, төгәлрәк итеп әйткәндә, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында фәнгә беренче адымнарын ясаучы яшьләрнең эшен җиңеләйтергә булганнар.

Журналга мәкаләләр түләүсез бастыру шартында алына. Авторларга — магистрларга, аспирантларга һәм яшь галимнәргә таләпләргә туры китереп эшләнгән мәкаләнең электрон вариантын, кафедра утырышыннан мәкаләне бастыруга карата өземтәне һәм фән кандидаты яки докторы рецензиясен VestnikMAkfu@gmail.ru адресына җибәрергә кирәк.    

Нәширләр журналда басылу фәндә беренче адымнар ясаучыларга фикердәшләр табарга һәм фәнни җәмгыятьтә үзеңне күрсәтергә булышыр дигән өметтә кала.

Шунысын да әйтергә кирәк, журнал гади фәнни басма гына булып калырга җыенмый. Нәширләрнең планында — аны фәнни-библиографик базаларга индексацияләүгә әзерләү. Биредә сүз иң башта ВАК исемлегенә керү, ә алга таба Scopus мәгълүмат базасына керү турында бара. Бу юнәлештә беренче адымнар инде ясала.