КФУда яшьләр медиасы турында сөйләштеләр

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов белән «14..30» форматында чираттагы очрашу үтте һәм ул яшьләр медиасына багышланган иде. 

Министр белән ачык очрашуда Self-Made Media продюссерлык үзәге презентациясен тәкъдим иттеләр һәм яшьләр матбугаты турында фикер алыштылар. Очрашу КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр шоу-румында үтте.

14 сәгать 30 минутта башланган очрашуда татарстан гаммәви мәгълүмат чараларының мөхәррирләре һәм журналистлары, студент басмалары вәкилләре, блогерлар һәм башка яшьләр катнашты.

Яшьләр эшләре министрыннан тыш экспертлар буларак КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский, КФУның Univer медиаүзәге директоры Илдар Кәримов,  «Инде» интернет-журналы директоры Юлия Туранова, Enter интерент-журналының баш мөхәррире Данил Гобәйдуллин бар иде. Шулай ук блогерлар Алина Гималтдинова, Тимур Исмаев, Ярослав Муровьев, Рина Галиәхмәтов катнаштылар. 

«Һичшиксез, аудиториянең яшенә карамыйча, медиа актуаль һәм ихтыяҗ булырга, кешеләр үзләрен борчыган сорауларга җавап табарга, төрле фикерләр ишетергә тиеш, — диде Дамир Фәттахов.

Министр шулай ук медиалар төрле һәм күп булырга тиеш диде. Икенчедән, биредә эшләүчеләрнең профессионализмы. Министр журналист һөнәренең әһәмиятен билгеләп үтте. ГМЧ дәрәҗәсе — җәмгыятьтә мәдәният һәм белем дәрәҗәсенең чагылышы дип әйтте ул. 

КФУ магистранты, Татарстанның яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова Self-Made Media (SMM) продюссерлык үзәге концепциясен тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, әлеге мәйданчык — медиакомпетенцияләрне үстерү буенча уникаль мәйданчык булачак. Алла Абросимова әйтүенчә, SMM резидентлары булып аерым кешеләр белән беррәттән зур ГМЧ — студент басмалары, матбугаты да була ала.