КФУда язучы Гүзәл Яхина белән очрашу була

Казан федераль университетында язучы, «Зөләйха күзләрен ача» популяр романы авторы Гүзәл Яхина белән иҗади очрашу үтәчәк. Ул 11 сентябрьдә Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе шоу-румында көндезге сәгать 12.00 башлана. 

Язучы белән очрашуга университет хезмәткәрләре, Казан федераль университеты студентлары һәм ГМЧ вәкилләре чакырыла.

Казанда туып-үскән һәм педагогия институтын тәмамлаган Гүзәл Яхина Татарстан башкаласына 13 нче тапкыр үткәрелә торган «Аксенов-фест» әдәби-музыкаль фестивале кысаларында килә. Бүген Гүзәл Яхина «Большая книга» һәм «Ясная Поляна» дигән дәрәҗәле әдәби премияләр лауреаты.

Язучының «Зөләйха күзләрен ача» китабы дөньяның 34 теленә тәрҗемә ителгән. Көз көне «Россия» телеканалында шул исемдәге телесериалның премьерасы көтелә. Төшерү процессы былтыр Татарстан территориясендә узды. Локацияләр арасында Казан федераль университеты да бар иде. КФУ мөгаллимнәре һәм студентлары телесериалны төшерү вакытында массовкада актив катнашты. Фильмда төп рольне Чулпан Хамматова башкарды.

Язучы Гүзәл Яхина белән очрашуга килү өчен pressa-kfu@mail.ru адресына хат юлларга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 233-75-07. Урыннар саны чикле.