КФУда Үзәк Азияне өйрәнү институты ачылды

КФУ базасында Үзәк Азияне өйрәнү институты ачылды.

Аның төп максаты — Үзәк Азия төбәгендә бара торган сәяси, икътисади, социомәдәни процессларны тикшерә торган экспертларны бергә туплау. Аның ачылышында чыгыш ясап КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов: «Үзәк Азия КФУ өчен аерым игътибарга лаек, чөнки ул безгә тел, мәдәни, менталь яктан гына түгел, ә тарихи яктан да якын төрки дәүләтләрне берләштерә. Бүген ачылган институт Үзәк Азия дәүләтләреннән коллегалар белән бергәлектә бик күп юнәлештә эшчәнлек алып барырга мөмкинлек бирәчәк, моның өчен барлык шартлар да тудырылачак,» — диде.

СМоңгы елларда КФУ төбәкнең алдынгы фәнни-мәгариф үзәкләре белән тыгыз элемтә урнаштырды. Аның үсеше яңа институт барлыкка килү өчен нигез булды.