КФУда үз премиясен тапшырган Гөлсинә Галимуллина юбилеен билгеләп үтте

Күптән түгел генә КФУ татар журналистикасы юнәлешендә укучы студентларга үз премиясен өләшкән язучы Гөлсинә Галимуллина зурлап үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шунысы игътибарга лаек, язучыны чит илдә дә яхшы беләләр икән.

Әйтик аны “Бельгия татарлары” ассоциациясе дә тәбрик иткән. Дистәдән артык басма авторы, “Ел китабы”, “Бәллүр каләм” примияләре иясе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре бельгия ватандашларына әдәби әсәрләре белән дә, шәхси очрашулар белән дә яхшы таныш. Ул берничә тапкыр Бельгиягә укучылары белән очрашуга килгән, фольклор-этнографик чараларда катнашкан кеше. Аның туган телгә мәхәббәт аркылы ватандашларын берләштерергә омтылганын Россиянең Бельгиядәге илчесе Александр Токовинин да билгеләп үтте. Юбилее уңаеннан бирелгән Мактау Грамотасында Гөлсинә Галимуллинага чит илдә Россия халыклары мәдәниятен алга этәрү өчен әйтелгән зур рәхмәт сүзләре бар.

Язучының Татарстанда юбилей тантаналары уңаеннан үткәрелгән чараларда Бельгиянең татар ассоциациясе рәисе Лилия Вәлиева да катнашкан. Ул юбилярга аның иҗатын яратучылардан бүләкләр, Россиянең Бельгиядәге илчесе исеменнән грамота һәм ватандашларының изге теләкләрен тапшырган. Укучылар Гөлсинә Галимуллина әсәрләре һәр гаилә тормышына аваздаш һәм проблемага башка күзлектән карарга ярдәм итә. Ә тарихи ватаннарыннан читтә яшәүче ватандашлары өчен аның әсәрләре туган телне саклау өчен дә зур мөмкинлек. Тагын шунысы сөенечле, язучының популяр әдәби әсәре сәхнәгә менде. Сценарий итеп язылган әсәр яңа сулыш алды һәм старт уңышлы булды.