КФУда — Жанна Агалакова

Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе шоу-румында танылган рәсәй телевидение алып баручысы һәм журналисты Жанна Агалакова белән иҗади очрашу була. Ул иртәгә, 14 нче июльдә 15.00 сәгатьтә үтәчәк. Катнашу өчен leisantv@yandex.ru  адресына  хат юлларга кирәк. 

Белешмә өчен. 

Жанна Агалакова 1965 елның 6 нчы декабрендә Киров шәһәрендә туа. Әтисе — инженер, әнисе — рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Абыйсы Михаил — компьютерщик. 1973 — 1983 елларда гаиләләре белән Монголиядә яшиләр.  Балачакта тикшерүче, композитор, архитектор, тәрбияче, тәрҗемәче һәм шулай ук циркта чыгыш ясарга хыяллана. Аннан соң әлеге һөнәрләрнең барысын да журналистика берләштерә алуын аңлый. Ж.Агалакова үз карьерасын кировның «Комсомольское племя» газетасы баш мөхәррире сәркатибе булып башлый. 1991 елда М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты журналистика факультетының газета бүлеген тәмамлый. Аңа төрле урыннарда эшләргә, тәҗрибә тупларга туры килә: НТВ телеканалында, РИА «Новости» агентлыгында, ә 2000 нче еллардан «Беренче каналда» «Новости» һәм «Время» тапшыруларын алып бара башлый.

2000 нче елдан 2002 елган кадәр Владимир Познер белән бергә «Беренче канал»да «Времена» тапшыруын алып барып ТЭФИ премиясе лауреаты була. Туры эфирларда 2001 елның 11 нче сентябрь террактын, Беслан террактын, Б.Н.Ельцинның оставкасын, президент сайлауларын яктыртып зур чыныгу ала.

2005 нче елның сентябреннән — «Беренче канал»ның Париждагы үз хәбәрчесе. 2013 елдан — шул ук каналның Нью-Йорктагы махсус хәбәрчесе.