14 сентябрь көнне Казанда «Сбережение человечества как императив устойчивого развития» дип аталган зур Халыкара форум үз эшен башлап җибәрде. Әлеге чара ЮНЕСКО эшчәнлеге кысаларында алып барыла, бирегә дөньякүләм гуманлылык принципларын саклау мәсьәләләрен хәл итү өчен төрле илләрдән дистәләгән белгечләр җыелды.
Форум чараларының күпчелеге Казан федераль университетында уза. 14 нче сентябрь көнне, мәсәлән, КФУда өч фәнни секция эшләде, Попечительләр советы залында форумның ачылыш тантанасы булды.
КФУ ректоры Илшат Гафуров залда җыелган экспертларны сәламләде, әлеге форумның мөһим һәм киңкырлы булуын ассызыклады.
Форумның ачылыш тантанасында «Возрождение» Республика фондының попечительләр советы җитәкчесе, ТР беренче президенты Минтимер Шәймиев ректор Илшат Гафуров сүзләре белән килешүен белдерде.
Ләйлә Сабирова