КФУда зур халыкара фәнни-гамәли конференция эшли башлады

19-21 октябрь көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Күпмәдәниятле җәмгыятьтә туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” дигән темага халыкара фәнни-гамәли конференция уза.

Конференциядә Россия төбәкләре, шулай ук якын һәм ерак чит ил галимнәре дә катнаша. И.Н.Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетының филология фәннәре докторы, профессор Алена Иванова пленар утырыш вакытында Чувашстан һәм Татарстан галимнәре арасында дустанә мөнәсәбәт булуын әйтте. Шулай ук ул Казанның телләрне саклауда зур эш башкаруын билгеләп үтте.

“Чуваш филологлары күптәннән татар филологлары белән дустанә мөнәсәбәттә. Без бу дуслыкны хөрмәт итәбез, аны кадерлибез. Татарстан галимнәреннән күпне өйрәнеп була һәм безгә Казан җир шарында әйдәп бара кебек тоела. Без сезне куып тота алмасак та, калышмаска тырышабыз”, –дип сөйләде Чуваш дәүләт университеты профессоры.

“Бу конференция Россия һәм чит ил югары уку йортлары галимнәренең тәҗрибә уртаклашу, аралашу, киләчәктә хезмәттәшлек итү мәйданына әверелер дип өметләнәм”, – диде Алена Иванова.

Конференциянең предметы булып күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү проблемалары санала. Аның максаты – Россия төбәкләре белән якын һәм ерак чит ил галимнәре арасында нәтиҗәле мәгълүмат алмашу һәм фәнни тикшеренүдә тәҗрибә уртаклашу.

«Татар-информ» МА алынды.