КФУдагы артефактлар «Хәзинә» галереясендә

Казан Кремлендә урнашкан “Хәзинә” галереясендә бик тә кызыклы “Биләр. 1236 ел көзе” дигән күргәзмә эшли. Анда рәссам Булат Гыйлванов картиналарыннан тыш, Казан федераль университеты музей комплексы фондларыннан алынган археологик артефактларны, кайчандыр Бөек шәһәрнең калдыкларын, төрле табылдыкларны, казылмаларны, китап текстларының фрагментларын, археологик казу вакытында төшерелгән фоторәсемнәрне дә күрергә була.

 

Урамда 2017 нче ел көзе, ә “Хәзинә” галереясына килүчеләр рәссам Булат Гыйлванов эшләре аша Биләрдәге 1236 нчы ел көзенә эләгә ала. Әлеге күргәзмәне оештыруга төп сәбәпче – археолог, тарих фәннәре кандидаты Константин Руденконың әле яңа гына табадан төшкән “Биләр. 1236 ел көзе” дигән китабы. Ул кайчандыр мәдәни һәм сәүдә үзәге булган шәһәрнең соңгы көннәренә багышланган. Константин Руденко танылган рәссам, Муса Җәлил исемендәге Дәүләт һәм Бакый Урманчы премияләре ияләре Булат Гыйлванов белән берлектә илебез тарихындагы иң аз билгеле сәхифә – Биләр шәһәрен каһарманнарча яклау картинасын булдырганнар.

— Мин иҗат юлымда тарих белән кызыксынам, безнең халыкның рухын эзлим, Ул каян барлыкка килде, тормышы ничек булды, нишләп без хәзер шулай яшибез. Шуңа күрә тарихны бик нык белергә кирәк. Иҗатымда да шулай ук халкыбызның тарихын әсәрләремдә ачарга тырышам, — ди рәссам Булат Гыйлванов.

Күргәзмәдә рәссам тарафыннан Константин Руденконың “Биләр. 1236 нчы ел көзе” дигән китабы өчен ясалган 18 иллюстрациясе тәкъдим ителгән. Рәссам һәм язучының очрашуы очрашуы очраклы килеп чыга. Дөрес, моңарчы Булат Гыйлвановның нәкъ шул исемдәге картинасы да була. Шулай ук “Алтынчәч” һәм “40 кыз” серияләре Биләр темасына багышланган. Булат Гыйлванов легендар персонаж һәм образлар аша үз халкының тарихын күрсәтергә тырыша. Башка картиналар китап өчен махсус ясала. Китапның авторы Константин Руденко рәссам эшеннән тулысынча канәгать булуын әйтә.

— Китапның идеясы күптән бар иде. Бәлки, ул балачак хатирәләре белән дә бәйледер. 1982 елдан минем Биләрдә археологик экспедициям башланды. Күбрәк кызыксыну олыгайгач, университетны тәмамлагач барлыкка килде. Мине монгол яулап алулары кызыксындырды. Идел буе Болгарының монгол яуларының башында ук юкка чыгуы бик аз яктыртылуы иң кызыгы һәм гаҗәбе иде. Аны китапларда Чынгызхан, Батый белән бәйләп аңлаталар. Ә бу зур тарихи вакыйга, дөнья картасындагы үзгәрешләр башлану чоры икәнлеге беркайда да әйтелми. Нәкъ менә Идел буе Болгарының Бөек шәһәре – Биләр каласы юкка чыгудан Европа һәм Азиядәге зур үзгәрешләр башлана инде, — ди китапның авторы, археолог, тарих фәннәре докторы Константин Руденко.

Китап иң беренче чиратта тарих белән кызыксынган яшүсмерләргә файдалы булачак. Ул матур әдәбият түгел, ә документаль жанрда язылган. Тарихка күз салсак, 1236 нчы елда монгол гаскәрләре Идел буе Болгарын һәм аның башкаласы Бөек шәһәр дип аталган Биләрне яулап ала. Дөнья тарихындагы зур үзгәрешләр шушы чорда башлана. Константин Руденконың Биләр темасы белән шөгыльләнүенә дә 30 елдан артык вакыт үтеп киткән, шуның 10 елы әлеге китапны эшләүгә багышланган. Сугышчы юлбашчыларның биографияләре, археологик казу вакытында табылган артефактларга аңлатмалар китапта бик мулдан һәм мавыктыргыч итеп язылган. Көннәрдән бер көнне ул республиканың Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры кулына килеп эләгә һәм  шул исемдәге күргәзмә – 1236 нчы ел көзенең сәнгати-тарихи реконструкциясе шулай туа.

— Минем кулга килеп эләккән әлеге яңа китап Зөя, Болгардан соң Биләр белән шөгыльләнә башларга вакыт килеп җитте дигән билге. Тагын бер йолдызга кабынырга вакыт. Биләр – элеккеге Идел буе Болгарының башкаласы. Аның турында күп сөйләргә, күрсәтергә, фильмнар төшерергә, күргәзмә проектлары ясарга кирәк. Җир астыннан әлеге искиткеч цивилизациянең, җимерелгән шәһәрнең артефактларын алу эшен дәвам итәргә кирәк. Әлеге проектта иң шаккатырганы аның бер генә вакыйгага – шәһәр җимерелүгә багышлап язылган булуы, — диде ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева.

Чыннан да үз тарихыбызның тагын бер сәхифәсен ачарга вакыт җитте. Әлеге күргәзмә Биләрдәге хәзерге вакытта туктатылган казу эшләрен дәвам итәргә чакыру булып тора. Сынлы сәнгать музее һәм археолог Константин Руденко тыгыз элемтәдә эшлиләр. Язучы биредә Биләр тарихына багышланган семинарлар үткәрергә, юк ителгән шәһәр турында күбрәк сөйләргә әзер икәнлеген әйтә. Моның өчен күргәзмә залында барлык шартлар да тудырылган. Анда рәсемнәрдән тыш Биләр дәүләт тыюлыгы, Мари Эль Республикасы Милли музее фонды, Казан университеты музей комплексы фондларыннан алынган археологик артефактлар, кайчандыр Бөек шәһәрнең калдыклары, төрле табылдыклар, казылмалар, китап текстларының фрагментлары, археологик казу вакытында төшерелгән фоторәсемнәр дә тәкъдим ителгән. Болар барысы да 1236 нчы ел көзендә булган вакыйгаларның тулы картинасын тудырырга ярдәм итә.

Раил САДРЕТДИНОВ.