КФУдан «Үлемсез полк»та 4 мең кеше катнашкан

Казанда үткән «Үлемсез полк» акциясенә гаиләләре белән 4 мең КФУ хезмәткәре һәм студентлары кушылган. КФУ колоннасын Казан университетының беренче проректоры Рияз Минзарипов җитәкләде. 

7 нче тапкыр үткәрелә торган акциягә катнашучылар фронтовик-туганнарының портретлары белән чыга. Казан мэриясенең матбугат үзәге мәгълүматларына караганда, Татарстан башкаласында үткән йөрештә 165 мең кеше катнашкан. Былтыр бу сан 120 мең иде. Казанда «Үлемсез полк» колоннасы 15:00 сәгатьтә Ирек мәйданыннан старт алган иде. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.

Якынча 16 сәгать 15 минутта КФУның төп бинасыннан йөрештә катнашучыларга КФУ вәкилләре кушылды. «Үлемсез полк»та катнашучылар Россия, Татарстан һәм КФУ әләмнәрен дә тотканнар иде. Йөреш барышында «Ура» дигән кычкырулар һәм сугыш еллары җырлары яңгырап торды. «Үлемсез полк»ның маршруты 2 км иде һәм ул Меңъеллык мәйданында тәмамланды. Анда кешеләрне бәйрәм концерты көтә иде. 

Фотолар КФУ сайтыннан