КФУдан Россия Президенты грантына кемнәр ия?

2019-2020 елларда россиянең яшь галимнәренә ярдәм итү максатыннан Россия Федерациясе Президенты грантларын алу хокукына конкурска нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләр арасында Казан федераль университетыннан 7 яшь галим дә бар. 

Грант бүлү буенча Совет россиянең яшь галимнәре — фән кандидатлары һәм докторлары эшләрен тәкъдим иткән оешмаларны җиңүче дип тапкан.

Фән кандидатлары арасында Казан федераль университетының 6 яшь галиме билгеләп үтелгән. «Математика һәм механика юнәлешендә» җиңүчеләр арасында Н.И.Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институтыннан Рамил Насыйбуллин бар.

«Биология һәм тормыш турындагы фән» юнәлешендә КФУдан Екатерина Гаранина һәм Валерия Соловьева җиңүче дип табылалар.

«Иҗтимагый һәм гуманитар фәннәр» юнәлешендә грант ярдәмен Полина Ермолаева һәм Наталия Ларионова алалар. «Техник һәм инженер фәннәре» юнәлешендә КФУның Яр Чаллы институты доценты Динар Фазуллин шулай ук грант алучылар исәбендә.

КФУдан фән докторлары арасында конкурсның «Математика һәм механика» юнәлешендә иң яхшысы булып Андрей Фролов таныла.

Фән кандидатлары 600 мең, ә фән докторлары 1 млн. күләмендә акчалата ярдәм алачаклар.