КФУдан яшь галим Финляндиядә уку өчен грант отты

КФУ Психология һәм белем бирү институтының педагогик тикшеренүләр үзәгенең фәнни хезмәткәре Дарья Ханолайнен Финляндиядәге һәм Европадагы мәгариф өлкәсендә фәнни үзәк булган Йювяскюль Университетында укырга һәм эшләргә грант ота. 

Укыту программасы 4 елга испләнгән. Фәнни-тикшеренү эшенә өстәмә итеп докторлык диссертациясенә якын өлкәләрдә дә эшләргә мөмкин. Дарьяны инде Йювяскюль Университеты штатына кабул иткәннәр һәм  фәнни эзләнү эшенә керешергә тәкъдим иткәннәр. Финдяндиядәге эшенә Дарья киләсе көздә тотыначак. 

Чит ил вузында доктарантурыда уку һәм фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнү Дарьяның Казан университетындагы хезмәт җимеше.

Дарья Лондондагы Король көллиятендә магистратураны бик яхшы билгесенә тәмамлый. Анда уку «Глобаль мәгариф» гранты ярдәмендә тәти. 2016 елның сентябреннән Дарья фәнни-тикшеренү эшен Казан федераль университетында дәвам итә. КФУда 3 ел эшләү дәверендә аңа үз фәнни потенциалын арттырырга мөмкинлек ачыла.

Бүген аны Финдяндиядә көтәләр.