КФУга АКШның Россиядәге илчесе килде

Казанга эш сәфәре белән килгән АКШның Россиядәге илчесе Джон Хантсман Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары һәм укытучылары белән аралашты. Бу хакта АКШның Мәскәүдәге илчелеге Instagram-аккаунтында хәбәр ителә.

«Бүген мин КФУның искиткеч талантлы студентлары һәм укытучылары белән очраштым. Татарстан һәм АКШның академик һәм мәдәни алмашу өлкәсендә зур тарихы бар һәм биредәге яшьләрне күргәч, безне матур киләчәк көтәчәгенә тагын бер мәртәбә инанасың», — диде АКШның Россиядәге илчесе Джон Хантсман.

АКШның Россиядәге илчесе Казанга эш сәфәре белән килде һәм ул Татарстан башкаласында 27 февральгә кадәр булды.