КФУга кабул итүнең кайбер саннары

27 нче июльдә Казан федераль университетында абитуриентлардан гаризалар кабул итү тәмамланды. КФУ кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров белдергәнчә, вуз 66 меңгә якын гариза кабул иткән. 

Килгән гаризаларның гомуми саныннан күренгәнчә, 44 меңнән артык кеше бюджет урынына дәгъва кылса, түләп укуга 21,5 меңнән артык кеше риза.  Быел контрактлы уку формасына узган елгыга карагнда 2 меңгә артык гариза бирелгән.

2 меңнән артык гариза чит ил абитуриентларыннан кабул ителгән. Аларның күп өлеше БДБ илләреннән.

КФУда иң зур конкурс Идарә, икътисад һәм финанслар институтында. Анда бюджет өчен – бер урынга 17 кеше дәгъва кыла. Икенче урында Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институы — бер урынга 16 кеше. Өченчедә – 14 кешегә якын конкурс белән Юридик факультет.

КФУда укырга теләк белдергән һәм гариза биргән абитуриентлар өлгергәнлек турында аттестатларының өлгесен 1 нче (бюджет урыннарына укырга керүнең беренче дулкыны) һәм 6 нчы августка кадәр (икенче дулкын)  алып килергә тиешләр.

КФУда бюджетка укырга керү турында беренче боерык 3 нче августта, икенчесе — 8 нче августта чыгачак.

Контракт формасына укырга керү турында боерыклар 15 нче һәм 18 нче августта басылачак.