КФУга керү имтиханын дистанцион рәвештә дә тапшырып булачак

Быел Казан федераль университеты абитуриентлары өчен керү имтиханнарын дистанцион технологияләрне кулланып тапшыру мөмкинлеге каралган. Бу хакта КФУ кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров Казан университетының бердәм мәгълүмати үзәгенә биргән интервьюсында сөйләгән. 

«Цифрлаштыру зур темплар белән бара. Билгеле бер техник таләпләрне үтәгәндә, абитуриент КФУга керү имтиханнарын билгеләнгән вакытта өендә торып та тапшыра ала. Моны кабул итү комиссиясе сайтында эшләргә кирәк. Опция беренче чиратта сәламәтлекләре чикле абитуриентларга юнәлдерелгән. Алар түләүле яки түләүсез укырга керүләренә карамастан, мондый мөмкинлек тудырылган, — дигән Олег Бодров.

Башкалар өчен онлайн-имтихан бары тик контракт нигезендә укырга керүчеләр өчен генә каралган.

«Буду студентом» порталыныннан гариза тапшырган очракта дистанцион имтиханга ризалык бирергә крәк. Шуннан соң абитуриентның шәхси кабинетына серсүз һәм логин киләчәк, — дип ачыклык кертте О.Бодров. 

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә әлеге чара легитим. Имтихан тапшыру системасының камерасы абитуриентны гына күзәтеп калмыйча, монитор экранын да тикшерә. Камера чит-ят тавышларны тотып алырга сәләтле, абитуриентның карашы артыннан да күзәтә. Веб-камера рөхсәт ителмәгән предметларны тотып алганда, мәсәлән, кәрәзле телефон, имтихан өзелә.

Имтиханны онлайн тапшыруның өстенлекле яклары байтак. Россия Федерациясенең ерак төбәгендә яшәүчеләр юл чыгымнары тотмыйлар, чит ил студентлары өчен виза, чикне үтү кирәк булмаячак дигән сүз.

Онлайн-имтиханнар 12-26 июль көннәрендә үтәчәк. Шулай итеп, КФУ структурасына кергән теләсә нинди институтка укырга керергә мөмкин булачак. Интернет-бәйләнеш өзелгән яки башка техник өзеклекләр килеп чыккан очракта, сыналучы имтиханны резерв көнендә тапшыра алачак. Имтиханның нәтиҗәләре беән килешмәгән очракта аппеляциягә тапшырырга да мөмкин булачак. Процедура шулай ук дистанцион технологияләрне кулланып башкарылачак. Кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров яхшы кире элемтәгә һәм абитуриентларның саны артуга өмет тота.