КФУга реклама белгечләре җыела

КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең гамәли политология һәм җәмәгатьчелек белән эшләү кафедрасы, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының COM²unity студентлар оешмасы 22-23 ноябрь көннәрендә PR, реклама, медиа трендлары белән кызыксынучы студентлар өчен белем бирү интенсивы оештыра. Бу көнгә Казан вузларыннан 200дән артык студент форумга катнашучы буларак теркәлү узган.  

Теркәлү https://rmw2019.timepad.ru/event/1103380/ сылтамасы буенча дәвам итә.

Җиденче тапкыр үткәреләчәк Russian Media Weekend форумында PR, реклама һәм медиа өлкәсендәге гомумрәсәй масштабындагы белгечләр чыгыш ясаячак. 

Әйтик, YouTubeта 600 меңнән артык язылучысы булган блогер һәм телевидение алып баручысы Александр Журавлев YouTubeта үз каналыңны җәелдерү буенча мастер-класс үткәрәчәк. Pepsi компаниясенең Россиядәге өлкән бренд-менеджеры Ирина Третьяк брендингның яңа инструментлары турында сөйлиячәк. Zebra Hero агентлыгы директоры Артем Царегородцев брендны җәелдерүдә контентның мөмкинлекләрен ачачак. 16 яшендә үз бизнесын ачкан һәм миллион эшләгән блогер Наталья Землянухина (Туся) Instagramда реклама серләре белән бүлешәчәк. 

COM²unity студентлар оешмасы президенты Анна Дружинина Казан федераль университетының мәгълүмати порталына хәбәр итүенчә, быелгы форумның үзенчәлеге — Казанның башка вузларында укучы студентлар өчен дә теркәлү ачылу тора. Шулай ук форумда спикерлар буларак Мәскәүнең реклама һәм PR-агентлыклары, зур компанияләрнең маркетинг бүлекләре белгечләре чыгыш ясаячак.  

Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәк, КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе укытучысы Ирина Порфирьева җитәкчелегендәге COM2unity студентлар оешмасы Бөтенроссия «АИС Молодежь России» яшьләр проектлары конкурсында 350 мең күләмендә грант отты. Бу акчалар Russian Media Weekend форумын үткәрүгә һәм оештыруга тотылачак. 

COM²unity (элек РАССО)студентлар оешмасы КФУда 2010 елдан бирле эшли. 2014 елның язында РАССОның казан бүлеге Россиядә иң яхшысы булып таныла. 2018 елда ребрендинг үткәрелә, бүген COM²unity студентлар оешмасына Казан университетының гамәли политология һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр кафедрасының барлык курсыннан 86 студент керә. 

Оешманың җитәкчесе — Ирина Порфирьева — гамәли политология һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр кафедрасы мөгаллиме, ә студентлар активыннан президент — Анна Дружинина. Студентлар ассоциациясе Russian Media Weekend кебек форумнар оештыру белән шөгыльләнә. Ул үз алдына студентларны профессия белән таныштыру максатын куя.  Russian PR Week —  пиар-технологияләр бөтенроссия форумы, анда Россиядән һәм БДБ илләреннән реклама өлкәсендәге белгечләр җыела.