КФУга өстәмә 180 бюджет урыны бүлеп бирелде

Шул рәвешле, университетта федераль бюджет хисабына 5510 бюджет урыны булдырылды. 

2020/2021 уку елына Казан федераль университетына кабул итү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы боерык нигезендә өстәмә рәвештә 180 бюджет урыны бүлеп бирелде. КФУда киләсе уку елында барлыгы 5510 бюджет урыны каралган.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Мәгариф эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларга әзерлекнең белгечлекләре һәм юнәлешләре буенча кабул итүнең өстәмә контроль саннарын һәм (яисә) белгечлекләрнең һәм югары белемнең мәгариф программалары буенча уку өчен әзерлекнең киңәйтелгән төркемнәренә 2020 елда федераль бюджетның бюджет ассигнованиеләре исәбеннән бүлү тәртибе һәм критерийлары үзенчәлекләре турында» карары нигезендә «Мәгариф эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларга, федераль бюджетның 2020/21 уку елына бюджет ассигнованиеләре исәбеннән һөнәри белем бирү мәгариф программалары (бакалавриат, специалитет, магистратура, ординатура, ассистент-стажировка программалары) буенча уку өчен әзерлек белгечлекләренең һәм юнәлешләренең берләштерелгән төркемнәре буенча кабул итүнең өстәмә контроль цифрларын билгеләү турында» Фән һәм югары белем бирү министрлыгы боерыгы нигезендә 2020/21 уку елында югары белемнең төп һөнәри белем бирү программалары буенча белем алу өчен белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре буенча кабул итүнең өстәмә контроль саннарын бүлеп бирүгә бәйле рәвештә, Казан федераль университетына кабул итү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә кушылган.

Бу турыдагы боерыкны КФУ ректоры Илшат Гафуров имзалаган.

Университетка өстәмә 180 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Аның төп өлеше бакалавриатка туры килә — 157, аннары специалитет — 13, магистратурага — 7, ординатурага — 3.

Өстәмә контроль саннар түбәндәгечә билгеләнде: Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбе — 15, исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологиялә институты — 7, Геология һәм нефть-газ технологияләре институты — 5, Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты — 5, Халыкара мөнәсәбәтләр институты — 18, Инженерлык институты — 5, Психология һәм мәгариф институты — 22, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты — 3, Идарә, икътисад һәм финанс институты — 11, Физика институты — 6, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты — 20, Экология һәм табигатьтән файдалану институты — 3, А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты — 14, Юридик факультет — 3, Фундаменталь медицина һәм биология институты — 3, Алабуга институты — 15, Чаллы институты — 25.

Шул рәвешле, 2020/2021 уку елына бюджет урыннарының гомуми саны 5510 тәшкил итте.

Исегезгә төшерәбез, КФУда беренче курс студентлары өчен бер тапкыр түләнә торган «Стобалльник» стипендиясе гамәлдә. Ул укучыларны стимуллаштыру һәм алар тарафыннан белем бирү программаларын үзләштерүгә ярдәм итү өчен түләнә.

Файллар: боерык

Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге