КФУның 10 аспиранты РФ Президенты һәм Хөкүмәте стипендияләре ияләре булдылар

2017/2018 нче уку елына Казан федераль университетының 10 аспирантына Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә РФ Президенты һәм Россия Хөкүмәте стипендияләре билгеләнде. 

РФ Президенты һәм Хөкүмәте стипендияләре укуда һәм фәнни тикшеренүләрдә зур уңышларга ирешкән студентларга һәм аспирантларга бирелә. Алдарак Казан университетының 20 студенты стипендиант булуы билгеле булган иде. КФУның быелгы аспирантлары арасында дүртесе Россия Президенты, ә алтысы — РФ Хөкүмәте стипендиантлары. Стипендиантларның яртысы КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтыннан. Чагыштыру өчен: узган ел КФУда 4 кеше РФ Президенты һәм бер кеше Россия Хөкүмәте стипендиаты иде.

Стипендияләр бер уку елына билгеләнә. Аспирантлар өчен РФ Президенты стипендиясе күләме аена 4,5 мең, Россия Хөкүмәтенеке — ай саен 3,6 мең.

 

2017/2018 нче уку елына РФ Президенты стипендиясе КФУның түбәндәге аспирантларына билгеләнгән: 

  1. Регина Ибраһимова (Бутлеров исемендәге Химия институты, «Химия фәннәре» юнәлеше);
  2. Виктория Гориева (Физика институты, «Физика һәм астрономия» юнәлеше);
  3. Маргарита Журавлева (Фундаменталь медицина һәм биология институты «Биология фәннәре» юнәлеше);
  4. Изабелла Андрианова (Фундаменталь медицина һәм биология институты «Биология фәннәре» юнәлеше).

РФ Хөкүмәте стипендиясен Казан университетының түбәндәге аспирантлары алачак: 

  1. Екатерина Кондратьева (Физика институты, «Физика һәм астрономия» юнәлеше),
  2. Михаил Захаров (Физика институты, «Физика һәм астрономия» юнәлеше),
  3. Алина Ермакова (Бутлеров исемендәге Химия институты, «Химия фәннәре» юнәлеше);
  4. Юлия Сокуренко (Фундаменталь медицина һәм биология институты «Биология фәннәре» юнәлеше);
  5. Елена Тризна (Фундаменталь медицина һәм биология институты «Биология фәннәре» юнәлеше);
  6. Алина Пешкова (Фундаменталь медицина һәм биология институты «Биология фәннәре» юнәлеше).