КФУның 12 студенты Татарстан Республикасының махсус Дәүләт стипендиясенә ия булды

КФУның 12 студентына Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендияләре билгеләнде. 

Ул укуда өлгерлек, фәнни-практик конференцияләрдә, фән олимпиадаларында актив катнашу һәм призлы урыннар өчен билгеләнә. Стипендия билгеләнү турындагы указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Конкурста катнашу хокукына укуда өлгерлек күрсәткән, фәнни-практик конференцияләрдә, олимпиадаларда актив катнашкан, җиңүгә ирешкән һәм  3 курстан башлап көндезге уку бүлегендә укучы студентлар ия.  Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясе 2019 елның 1 сентябреннән 2020 елның 30 июненә кадәр билгеләнә. Аның күләме 2780 сум. Быел бу стипендиягә 48 татарстан студенты һәм курсанты лаек булды, шуларның 12се — КФУ студентлары.

Стипендиатларның исемлеге белән биредә танышырга мөмкин.