КФУның 19 студенты ТР Президенты стипендиясенә лаек булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия һәм халыкара, шулай ук Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы расланган олимпиадаларның йомгаклау этабы җиңүчеләренә һәм призерларына стипендиләр бирү турындагы боерыкка кул куйды. Әлеге стипендиягә Казан (Идел буе) федераль университетының 19 студенты лаек дип табылган. 

Документ 23 августта имзаланган һәм хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган.

Боерык нигезендә, 1 сентябрьдән тумышы белән Татарстаннан булган 34 студентка һәм 41 читтән килеп укучыга Президент стипендиясе түләнә башлый. Аны алучылар республика территориясендәге югары уку йортларының көндезге бүлекләрендә укырга тиеш.

Бу стипендия ияләренең күпчелеге, ягъни 21 кеше, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм техник тикшеренү университетында укый. Икенче урында — Казан (Идел буе) федераль университеты (19 студент). 13 стипендиат Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясендә белем ала. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты — 11 кеше, Медицина университеты – 9, Энергетика университеты – 2.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты стипендиясе республика территориясендә урнашкан дәүләт югары белем бирү оешмаларында белем алган талантлы студентларга өстәмә ярдәм чарасы булып тора. Ул студентның бөтен уку дәверендә түләнеп барачак.