КФУның 2 иҗат коллективы «Амадины» конкурсы җиңүчеләре

30 октябрь көнне «Амадины» төбәк конкурсының гала-концерты узды. Ул Россия территориясендә яшәүче халыкларның туган телендәге җыр конкурсы. Анда Казан федераль университеты коллективлары да бик теләп катнашты. 

1 сентябрьдән 20 октябрьгә кадәр конкурсның сайлап алу этабы узган. Биредә бигрәк тә зур игътибар башкару осталыгына һәм тәкъдим ителгән халык иҗатының киеменә һәм музыкаль ягына бирелгән. Нәтиҗәдә чарада аерым башкаручылар белән беррәттән Идел буе федераль округыннан төрле коллективлар да чыгыш ясады. Коллективта 5 кешедән артмаска тиеш иде.

Конкурсны Казан Дәүләт энергетика университеты һәм «Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе» оештырган.

Казан федераль университетының «Зарница» халык җыры ансамбле «Заманча башкаруда халык җыры» номинациясендә финалист дипломына ия булды.

«Бәйрәм» фольклор ансамбле «Туган телдә популяр җыр» номинациясендә җиңүче дип игълан ителде.