КФУның 23 студенты Красноярскида узачак кышкы универсиадада катнаша

Татарстан Республикасыннан 50 волонтер Кросноярскида булачак XXIX Бөтендөнья кышкы универсиадасы волонтерлары командасына керде. Шуларның 23се — КФУ студентлары. 

2019 елның 2 мартыннан 12сенә кадәр барлык спорт сөюче студентлар дөньясы чын кышны тоя ала, чөнки уеннарның девизы — «Real winter», ә Себер кунакларына җылылыкны бөтен дөньядан 5 мең волонтер бүләк итәчәк. 

Красноярскида узачак уеннарга сайлап алуны 50 волонтер узган, тагын бишесе резервта. Татарстанлылар төп позиөияләрдә хезмәт күрсәтәчәкләр. Болар — чит ил делегацияләренең атташелары, FISU гаиләсе атташелары, спорт программасы волонтерлары һ.б. Уеннарда эшли башлаганчы волонтерлар  дистанцион рәвештә укыту уздылар. 

XXIX Бөтендөнья кышкы универсиадасы Красноярскида 2 нче марттан 12сенә кадәр үтәчәк. 11 спорт төрендә 76 комплект бүләк уйнатылачак. Универсиадага дөньяның 50 иленнән спортчылар һәм кунаклар киләчәк. Студентлар уеннарында 5000 волонтер катнаша, аларның 1000 Россиянең 62 төбәгеннән һәм 36 чит илдән (АКШ, Эстония, Финляндия, Кытай, Тайвань, Италия, Гондурас, Португалия һ.б.) Татарстан делегациясенең стажировкасы республика хөкүмәте ярдәмендә оештырылды.