КФУның 34 объектында ут сүнәчәк

30 мартта, шимбә көнне, Казан федераль университеты дөньядагы иң зур экологик акцияләрнең берсе —  «Җир сәгате» / «Час Земли» акциясенә кушылачак. Бер сәгатькә — 20.30-21.30 КФУ админстратив биналарының, Универсиада авылының һәм студентлар шәһәрчегенең яктырткычлары сүндереләчәк. 

Әлеге акция дөньяда 13 нче тапкыр үтә, Россиядә 2009 елдан бирле үткәрелә. 2018 елда катнашучылар картасында илебезнең 700дән артык торак пункты теркәлгән иде. Татарстанда бу акцияне республика һәм муниципаль хакимият органнары, вузлар хуплап каршылый.

Иртәгә, 20.30-21.30 сәгать арасында КФУның 34 объектында тышкы яктырткычлар сүнәчәк.

Акция кысаларында Россиядә «Җир сәгате» башкаласы исемен йөртәчәк иң актив шәһәр-катнашучы билгеләнәчәк. Үз шәһәреңне алга чыгару өчен тест үтәргә һәм үзеңне «Час Земли» картасында билгеләргә кирәк. 

Нәтиҗәләр ясаганда картадагы билгеләр генә түгел. халык саны да исәпкә алыначак.