КФУның 4 студенты “Мин – профессионал” олимпиадасында җиңү яуладылар

«Мин профессионал» дип исемләнгән олимпиаданың 50дән артык алтын медальгә ия булучылары (медалисты) акчалата премия алачак: бакалавр – 200 мең сум, магистр һәм белгечләр – 300 мең сум.

Мәскәүдә “Россия-мөмкинлекләр иле” дип исемләнгән бөтенроссия форумының бүләкләү тантанасы узды. Анда студентларның “Мин – профессионал” дип исемләнгән беренче профессиональ олимпиадасында катнашучы 237 медалистны  бүләкләделәр.

Җиңүчеләр арасына Казан федераль университетында белем алучы студентлар да бар, алар «геология», «социология», «мәгълүмат һәм кибербезопасность», «нефть һәм газ эше» юнәлешләре буенча җиңү яуладылар.

КФУдан катнашучы вәкилләр көмеш һәм бронза медаленә ия булдылар, аннан тыш 14 катнашучы – призер исеменә лаек булды. КФУдан икенче этапка 40тан артык катнашучы чыкты.

“Мин-профессионал” проекты “Россия-мөмкинлекләр иле” ачык платформа кысаларында үсеш ала. Әлеге платформа яшьләргә, уңышка ия булган белгечләргә ярдәм итүче инициатив проектларны үстерү юнәлешендә эшли.

“Быел без күпкә азрак нәтиҗәләр булыр дип көткән идек. Әмма олимпиадада катнашу өчен 300 мең гариза алганнан соң, “Беренче коймак төерсез булды” дип ышанып әйтә алабыз” – дип сөйләде НИУ ВШЭ (МТУ ЮИМ ) ректоры, “Мин-профессионал” олимпиадасы идеологы Ярослав Кузьминов.

“Мин – профессионал” студентлар олимпиадасының төп принцибы — тәҗрибәне дөрес юнәлештә алып бару, эшнең һәрбер этабында эш бирүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлектә булу. Шуңа күрә җиңүчеләрне котларга эре компанияләрнең вәкилләре дә килгән.

«Мин профессионал» дип исемләнгән олимпиаданың 50дән артык алтын медальгә ия булучылар акчалата премия алачак: бакалавр – 200 мең сум, магистр һәм белгечләр – 300 мең сум. Олимпиаданың 1000 нән артык җиңүче һәм призерлары илнең алдынгы компанияләренә стажировкага җибәреләчәк.

Аннан тыш, олимпиаданың җиңүчеләре һәм призерлары магистратура, аспирантура бүлекләренә максималь балл белән керә алачаклар.

Медалистларны бүләкләү тантанасында оештыручылар киләсе елда узачак “Мин – профессионал” олипиадасына әзерлек эшләрен башлауга старт бирделәр. Документлар нигезендә, 2018-2019 елда олимпиада юнәлешләре 27дән 40ка кадәр , ә катнашучылар саны 300 меңңә кадәр артачак.

“Мин-профессионал” олимпиадасы беренче тапкыр 2017 елның 7 ноябреннән 2018 елның 27 февраленә кадәр барды. Ул илебезнең барлык төбәкләрен колачлады. Олимпиаданы Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге, “Эшлекле Россия” партиясе илебезнең 10 югары уку йорты белән бергә оештырды.

Илүзә ГЫЙБАДУЛЛИНА әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.