КФУның 4 студенты ТР Фәннәр академиясе стипендиатлары булды

Казан федераль университетының 4 студенты 2019/20 уку елының 1 семестрында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе стипендиатлары булдылар. 

ТР Фәннәр академиясе стипендиясе талантлы яшьләрне фән өлкәсенә тарту максатын күздә тотып бирелә. Ул мөһим фәнни һәм инновацион әһәмияткә ия эш башкарган студентларга зур ярдәм чарасы булып тора. Стипендия Дәүләт һәм шәхси вузларның көндезге уку бүлегендә укучыларга тапшырыла. Алар бик яхшы һәм яхшы билгеләренә укырга, фәнни юнәлештә билгеле бер уңышларга ирешергә тиешләр. Фәнни эшләр конкурсы гуманитар, табигыять, техник фәннәр буенча үткәрелә.

ТР Фәннәр академиясен 1 семестрга стипендиясе 2019 елның 1 сентябреннән 2020 елның 29 февраленә кадәр билгеләнә. Студентлар һәр ай 2300 сум күләмендә стипендия алачак. КФУдан стипендия өчен 18  кеше күрсәтелгән иде.

ТР ФА стипендиатлары булып КФУдан түбәндәге студентлар танылган.

  1.  Екатерина Куташова — Физика институтының 2 курс магистранты;
  2. Анастасия Мамонова — Инженерлык институтының 3 курс студенты;
  3. Дарья Сай — Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының 4 курс студенты;
  4. Файяд Ахмед Мухаммед — Фундаменталь медицина һәм биология институтының 5 курс студенты.