КФУның 5 студенткасы «Мисс Татарстан — 2020» матурлык конкурсында катнаша

24 гыйнварда «Пирамида» күңел ачу үзәгендә XXII Республикакүләм «Мисс Татарстан-2020» матурлык конкурсының финалы булачак. Сәхнәгә 30 чибәр чыгачак. Алар арасында Казан федераль университетының 5 студенткасы да бар.  

Конкурсның төп бурычы — «Мисс Татарстан» һәм «Мисс Казан» титулына иң лаеклы кызны ачклау. Шулай ук аңа республиканы россия һәм халыкара дәрәҗәдә үтәчәк матурлык конкурсларында да тәкъдим итү хокукы биреләчәк. Җиңүчегә шәхси һәм профессиональ яктан үсеш өчен шартлар тудырылачак. 

Казандагы «Мисс Татарстан» конкурсы — югары дәрәҗәдәге җитди чара. Ул чын матурлыкны пропагандалап, эстетик ләззәт кенә биреп калмыйча, мөһим тәрбияви максатларны да күз алдында тота. Miss Tatarstan һәм Miss Kazan исемнәре камиллеккә һәм үзүсешкә бер баскыч булып тора. 

Үзәктә чибәрлеге белән генә түгел, ә үзенчәлеге, таланты белән аерылып торган, камиллеккә омтылган кызлар.

«Миңа конкурс мохите ошый. Безнең белән профессиональ визажистлар, хореографлар, постановщиклар, режиссерлар эшли. Барлык бу кешеләр мине илһамландыра, төрле яклап шәхес итеп үсәргә ярдәм итә,- дип конкурс турында фикерләре белән бүлеште КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының 3 нче курс студенты Анна Аксенова.

Шулай ук Пирамида сәхнәсендә узачак коннкурс финалында шул ук институтның 3 нче курсында укучы Лилия Айнутдинова, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының 1 курс студенты Земфира Гатауллина, Яр Чаллы институтының 2 курс студенты Софья Моисееваны һәм Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының 2 курс студенты Юлия Акмурзинаны да очратып булачак.

«Минем катнашуымның максаты — тагын да яхшырак булу. Кокурста көндәшлек мохите юк. Һәркем үз куркуларын җиңеп, үз-үзе белән көрәшә. Мин «Мисс Татарстан-2020» исеменә лаек булырга дип «көрәшәм» һәм безнең республиканың йөзе буласым килә, — диде Лилия Айнутдинова. 

Узган ел нәтиҗәләре буенча Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский ис. Математика һәм механика институтыннан 20 яшьлек Миләүшә Галимова бу конкурста катнашып, таҗга һәм «I вице-мисс Татарстан-2019» титулына ия булган иде.