КФУның 60-тан артык бакалавры Оксфорд Россия фонды стипендиатлары булды

28 сентябрьдә Казан федераль университетының император залында КФУның гуманитар юнәлештәге 60-тан артык студент-бакалаврга Оксфорд Россия фонды стипендияләре тапшырылды. Стипендия бер уку елына билгеләнә, ә аның күләме ай саен 7 мең сум тәшкил итә.

Бүләкләү тантанасында Казан федераль университетының тышкы элемтәләр буенча проректоры Линар Латыйпов, Оксфорд Россия фонды директоры һәм попечитель Алистер Таллок, фондның химаячеләре Джон Найтингел һәм Борис Салтыков, шулай ук фондның Россиядәге вәкиллеге башлыгы Алла Сергиевская катнашты.

2018/2019 уку елында барлыгы КФУның гуманитар юнәлешләре буенча 170 студент һәм аспирант фонд стипендиатлары булачак. Бүген таныклыклар 61 бакалавр студентка тапшырылды. Әлеге вакыт эчендә КФУ ның 1903 укучысы фонд стипендиатлары булды.

Үз чиратында Джон Найтингел стипендиатларны шәхес буларак үссен өчен яңа белемнәр алырга чакырды. Ул шулай ук КФУ студентларына стипендиаль программалардан тыш, башка бүләкләү формаларын тәкъдим итте. Трибунга чыккач, стипендиатлар-КФУ студентлары Фонд җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр.

Быел стипендия алучыларның берсе КФУның психология һәм мәгариф институтының 4нче курс студенты Максим Радионов булды.

«Мин беренче тапкыр Оксфорд Россия Фонды стипендиясенә гариза тапшырдым. Минем өметләрем акланды», — дип билгеләп үтте стипендиат.

Белешмә өчен: хәзерге вакытта «Оксфорд Россия фонды» берничә хәйрия программасын гамәлгә ашыра: Россия университетларының көндезге бүлекләре студентлары өчен стипендия программасы, «университет китапханәсе өчен китаплар» проекты, «Электрон китапханә», җәйге студентлар мәктәпләре, инглиз филологиясе буенча семинарлар, Россия һәм халыкара фәнни һәм мәгариф конференцияләренә ярдәм итү. Бу проект Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендәге егерме университетта тормышка ашырыла. Казан идел буе университеты 2008 елда Фонд программасына кушылган.

Диана Садретдинова әзерләде.